САРМАН
  • Рус Тат
  • 25 июль 2012 яңалыклары

    • 25 июль 2012 - 11:50
      Хәбәрләр 24 июль
      ХӘБӘРЛӘР: 24 июль 27 нче июльдә 9.00 сәгатьтә муниципаль район Советының чираттагы утырышы була. Аның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелде: Муниципаль район җирлекләре территорияләрендә милекне хосусыйлаштыру , Сарман муниципаль районының 2012-2014 нче елларга коррупциягә каршы комплекслы программасының тормышка ашырылуы. «Сарман муниципаль районында 2009-2011нче елларда балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү» комплекслы...
    • 25 июль 2012 - 05:07
      "Без уңыштан канәгать"
      Район басуларында урып-җыю эшләре тулы куәт алды. Чөнки игеннәрне үз вакытында, мөмкин кадәр югалтуларга юл куймыйча җыеп алырга кирәк. "Сарман" агрофирмасы хезмәтчәннәренең дә бүгенге көндә иң зур теләге - шул. Без барганда, агрофирманың "Якты көн" бүлекчәсе кырларында игенчеләр басуга керергә торалар иде. Бераз гына чык кипкәнен көтмичә булмый: дымлылык аз...
    • 25 июль 2012 - 05:05
      Тырышкан таба
      Район Советы рәисе урынбасары Г.Сәляхова җитәкчелегендәге авыл җирлекләре башлыкларының чираттагы очрашуы Илексаз авыл җирлегендә булды. Шунысын әйтергә кирәк: мондый очрашулар әледән-әле булып тора һәм авыл җирлекләре башлыклары аларда тәҗрибә уртаклашалар, бер-берсендә булган яхшы якларны өйрәнәләр, проблемаларны уртага салып сөйләшәләр, аларны хәл итү юлларын эзлиләр. Илексаз җирлегендә дә эштә өлге итеп...
    • 25 июль 2012 - 04:55
      “Буран әбиләре”ннән ким түгел
      Питрау - керәшеннәрнең иң зур бәйрәмнәренең берсе. Мамадыш районының Җөри авылында аны быел унөченче тапкыр зурлап билгеләп үттеләр. Анда бу юлы да республиканың төрле почмакларыннан меңләгән халык катнашты. Кунакларны Мамадыш, Алабуга, Мәлки, Нагайбәк керәшеннәренең зәвыклы итеп бизәлгән өйчекләре каршы алды. Яр Чаллы шәһәренең "Гильдия мастеров" җәмгыяте директоры Л.Ламанина керәшен халык...
    • 25 июль 2012 - 04:54
      “Барыбыз да Аллаһка кайтачакбыз”
      Бисмилләһир-рахмәәнир-рахим. Бүген сүзне "Мәет озату"дан башларга булдым. Бәлки, каберләрне зиярат кылу, аларны карап тору кирәклеге ныграк аңлашылыр. Менә мәет юыла, кәфенләнә һәм аяклары юнәлешендә өйдән чыгарыла. Гадәттә җеназа намазы ишек алдында укыла (мәчет алдында да, зират кырында да укылырга мөмкин) һәм мәет башы юнәлешендә капкадан алып чыгыла. Хатын-кыз җеназасы өстенә...
    • 25 июль 2012 - 04:44
      Иң матур бакча кемдә?
      Хөрмәтле укучыларыбыз газета битләреннән укып, танышып баралардыр: "Сарман" әледән-әле төрле конкурс, бәйгеләр үткәреп тора. Без аерым кешеләр, төрле оешмалар арасында тагын бер конкурсны башлап җибәрәбез. Ул - "Иң зәвыклы бакча" дип атала. Конкурста катнашырга теләүчеләр матур дип санаган бакча, ишек алды, капка төпләрендәге, веранда яки балконнарындагы чәчәклекләрне фотога төшереп, редакциягә...
    • 25 июль 2012 - 04:38
      Районыбызда сәләтле укучылар шактый.
      Районыбызда сәләтле укучылар шактый. Алар ел дәвамында үзләренең көч һәм сәләтләрен төрле бәйгеләрдә сыныйлар, республика, Россиякүләм конкурс, фестивальләрдә район, Татарстан данын яклыйлар. Ә бу рәсем "Ел укучысы" бәйгесендә төшерелгән иде. Район мәктәпләренең иң көчле һәм сәләтле укучылары Руслан Маннапов (Җәлил беренче), Анастасия Холикова (Сарман гимназиясе), Раилә Сафина (Нөркәй), Анна Тимофеева...
    Реклама