САРМАН
  • Рус Тат
  • Тырышкан таба

    Район Советы рәисе урынбасары Г.Сәляхова җитәкчелегендәге авыл җирлекләре башлыкларының чираттагы очрашуы Илексаз авыл җирлегендә булды. Шунысын әйтергә кирәк: мондый очрашулар әледән-әле булып тора һәм авыл җирлекләре башлыклары аларда тәҗрибә уртаклашалар, бер-берсендә булган яхшы якларны өйрәнәләр, проблемаларны уртага салып сөйләшәләр, аларны хәл итү юлларын эзлиләр. Илексаз җирлегендә дә эштә өлге итеп...

    Район Советы рәисе урынбасары Г.Сәляхова җитәкчелегендәге авыл җирлекләре башлыкларының чираттагы очрашуы Илексаз авыл җирлегендә булды. Шунысын әйтергә кирәк: мондый очрашулар әледән-әле булып тора һәм авыл җирлекләре башлыклары аларда тәҗрибә уртаклашалар, бер-берсендә булган яхшы якларны өйрәнәләр, проблемаларны уртага салып сөйләшәләр, аларны хәл итү юлларын эзлиләр. Илексаз җирлегендә дә эштә өлге итеп алырдай яклар, киңәшләшер сүзләр шактый булып чыкты.
    Семинар-киңәшмә үзенең эшен җирлекнең административ бинасы яныннан башлап җибәрде. Берничә социаль объектны берләштергән бина артында кайчандыр котельный булган, мазут савытлары торган. Бүгенге көндә аның территориясе чистартылган, котельныйны фермер карамагына тапшырганнар. Тик совет заманында клуб итеп төзелгән зур бинаның спорт залы булган өлеше капиталь төзекләндерүне таләп итә. "Арендага бирергә уйлап торабыз, хуҗа эзлибез", - диде бу уңайдан авыл җирлеге башлыгы Ф.Гыйльфанов. Ә бу бинадан кул сузымы гына ераклыкта авылның - элеккеге чүплек урыны. Аннан авыл кешеләре генә файдаланып калмаганнар, якын булгач, чүп түгәргә сарманлылар да бирегә йөргәннәр. Аның бер ягында - зират, икенче ягында - иген кырлары. Элекке елларда биредәге чүплекне бетерергә берничә тапкыр омтылып караганнар, әмма барып чыкмаган. Ә менә җирлеккә килгән яңа җитәкче бу мәсьәләне тиз арада хәл итә алган. Узган ел чүплек урыны чистартылып, тигезләп куелган, агрофирма игенчеләре аны акрынлап чәчү әйләнешенә кертә баралар. Тәртипне саклыйм, дисәң, саклап була икән: бу урында аның элеккеге чүплек икәнен хәтерләтүче бернәрсә дә юк һәм шулай ук - чүп түгүче дә. Авыл җирлеге башлыгы аның чисталыгын ныклы контрольдә тота. Киңәшмәдә катнашучы район Советы депутаты Г.Ризатдинов та аның тырышлыгын югары бәяләде: "Бу чүплек райондагы иң зур чүплекләрнең берсенә - җирлек җитәкчелеген, халыкны борчый торган проблемага әйләнгән иде. Авыл халкы бүгенге көндә башлыкка бик рәхмәтле". Чүпне җирлек халкы график нигезендә Сарманнан килеп йөрүче чүп машинасына түгә. Район үзәгенә якын башка җирлекләр өчен дә бу тәҗрибә - менә дигән өлге. Икенче тукталыш мәктәп һәм балалар бакчасы булды. Биредә балалар бакчасы мәктәп бинасына узган ел гына күчерелде. Шулай да аның территориясен төзекләндереп, уен мәйданчыклары ясарга, койма тотарга өлгергәннәр. "Һәр эштә мәктәп, бакча коллективы ярдәменә таянабыз, аңлашып эшлибез", - диде Ф.Гыйльфанов. Илексазлыларның күп кенә проблемаларын хәл итәргә Әлмәттә яшәүче авылдашлары Илсур Фәрхетдинов та ярдәм итә. Бакчаны җиһазлау, уенчыклар алу өчен дә зур матди булышлык күрсәткән. Ә уен мәйданчыгын ата-аналар белән өмә ясап төзекләндергәннәр. Авылда ике шәхси кибет эшли. Аларның икесе дә нормаль хәлдә, дип әйтерлек: тәрәзәләр буялган, кайбер җирлек кибетләрендәге кебек, электр чыбыклары асылынып тормый, чисталыкны да мөмкин кадәр сакларга тырышалар. Сатучы Гөлфирә Нәбиуллинаның әйтүенә караганда, табыш начар түгел, атнага бер тапкыр Игәнәбашка да барып хезмәт күрсәтәләр. Без кергәндә, кибеттә сатып алучылар да бар иде. Бу исә аларның кибеттән өзелеп тормавын дәлилли. Чыннан да, "Кибет эшеннән бик канәгатьбез, бөтен әйбер дә бар, яңадан-яңа товарлар кайтып тора", - диделәр алар.
    Семинар-киңәшмә үзенең эшен Морбашта дәвам итте. "Хәтерлисездер, бу авыл кычыткан һәм чүп үләннәре үзләрен "иркен" хис итүче авыл иде. Авыл халкы, мөгаен, хәзер рәхмәтледер", - дип искәртеп үтте Г.Сәляхова. Чыннан да, авыл урамында хәзер чүп үләннәре дә, койма буйларында кычытканнар да "патшалык" итми. Капка төпләре чаптырылган, чистарттырылган. Авыл урамында ихата тирәсендә тәртипсезлек, җимереклек булган ташландык йортлар да күзгә чалынмады. Әйтик, 2001 нче елда ук рәсмиләштерелгән, сатылган йортның хуҗасын шәһәрдән эзләп табып, аның ихатасын тәртипкә китерткәннәр, әйләндертеп алдырганнар. Һәм мондый йорт авылда - бердәнбер түгел. Ә инде хуҗасыз, ташландык йорт-җир тирәсен авыл халкы ярдәме белән рәткә китергәннәр.
    Чираттагы тукталыш - элекке елларда салына башлаган, әмма тукталып калган мәдәният йорты төзелеше иде. Ликвидация комиссиясе карамагында булган бу бинаны бүгенге көндә комиссия әгъзасы И.Зәйнуллин сүтәргә алынган һәм аның территориясен дә тәртипкә китерәчәк икән. Семинар-киңәшмә үткәрелгән көнне биредә эш бара иде инде. Ә гараж өлешен фермерлар алган, межалау эшен башлаганнар. Киләсе елда исә бу урында республика программасы кысаларында өр-яңа мәдәният йорты сафка бастырылыр, дип көтелә.
    Авыл эчендәге юллар да - авыл җирлекләре карамагында. Илексазның бу нисбәттән дә үрнәк итеп күрсәтердәй эше бар. "Бу урын сазлык иде. Спонсорлар, авыл халкы ярдәме белән 25 "КамАЗ" вак таш түшәдек", - диде Ф.Гыйльфанов, өскә таба менеп китүче урам юлына ишарәләп. Авыл эчендәге юллар вак таш белән тигезләнгән, шундый ук эш Игәнәбашта да башкарылган. "Тагын берәр урамны төзекләндерергә тырышачакбыз", - диде бу уңайдан башлык. Юллар, дигәннән, бу юнәлештә авыл җирлекләренең эше җиңелләшер төсле - аларны төзү, тәртиптә тотуны лицензияле, ягъни юллар белән шөгыльләнүче оешмага тапшыру күздә тотыла. Ф.Гыйльфанов инде урамнарга техпаспортлар ясату, аларны теркәү буенча эш барганлыгын хәбәр итте. Ә киләсе елда электр линияләрен алыштыру планга кертелгән. Су исә өч авылда да "Светводоканал"га тапшырылган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: кече авыл булса да, биредә медпункт төзү күздә тотыла һәм ул республика программасына кертелгән.
    Семинар-киңәшмәдә катнашучылар үзләрен борчыган проблемаларны да күтәрделәр. Әйтик, җирлекнең чисталыгы, төзеклеге турында кайгырту, ничек кенә булмасын, техникага барып тоташа. "Беларусь" һәм башка шундый техника булдырасы иде, диделәр авыл җирлекләре башлыклары. Шулай ук юл кырыйларын чиста итеп тоту да таләп ителә. Райондагы юлларның юл идарәсенә, төрле ведомстволарга караган өлешләре дә бар. Аларның кайберләре үз өлешләрендәге юлларны сыйфатлы итеп чабып чыга алмаганлыктан, авыл җирлекләре башлыкларына ул юлларның чисталыгы турында да кайгыртырга туры килә. Хуҗалары белән уртак тел табып, юл кырыйларын чаптыру бурычын куйды бу нисбәттән Гөлфирә Сөнгатовна.
    Тырышкан табар, ди халык мәкале. Чыннан да, бу җирлектә иң элек башлыкның тырышлыгы, аның булсынга дип эшләве сизелә. "Димәк, тырышканда, эшне башкарып та, башкаларны да эшләтеп тә була", - диде, киңәшмәгә йомгак ясап, Г.Сәляхова. Ул шулай ук районда, җирлекләрдә башкарыла торган эшләргә дә тукталып алды: "Бүгенге көндә Сарманда әйләнеч юл төзелеше бара, ябык бассейн белән спорт-сәламәтләндерү комплексы, Каташ-Каранда мәдәният йорты һәм башкалар төзелә, мәктәпләр, балалар бакчаларына капиталь ремонт ясала. Алда тагын эре проектларны тормышка ашыру күздә тотыла. Боларның барысы өчен дә без район башлыгы Н.Закировка рәхмәтлебез". Ә инде Илексаз авыл җирлеге башлыгы һәм аның халкының тырышлыгы авыл урамнарыннан гына түгел, күрсәткечләрдә дә чагыла: быел да, узган ел да алар яшелләндерү, чистарту һәм төзекләндерү икеайлыгында район күләмендә III урынны алганнар.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: