18 гыйнвар 2019 яңалыклары
-
Миңнеханов яман шештән интегүче хатын-кызның балалар бакчасына чыгымнарын капларга кушты
Хатын-кыз алты яшьлек улын тәрбиягә алачак ата-аналарны эзләгән, һәм аның тормыш хәле Татарстан Президентын битараф калдырмаган.
-
Гөлүсә һәм Шәйхелмәрдән Ризатдиновлар зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтәләр
Яңа Әхмәт авылында яшәүче Гөлүсә һәм Шәйхелмәрдән Ризатдиновларның бергә гомер итүләренә бүген 55 ел тулды.
-
Чаллыда сабыйга әнисе рөхсәтеннән башка манту ясаганнар. Баланың хәле начар
Чаллының 86нчы номерлы "Электроник" балалар бакчасына йөрүче малайга әнисе рөхсәтеннән башка манту ясаганнар. Аллергиядән интегүче баланың манту ясаганнан соң хәле начараеп киткән.
-
Бүген Казанда Илһам Шакиров белән хушлаштылар+ВИДЕО
Якташыбыз белән саубуллашырга район башлыгы Фәрит Хөснуллин җитәкчелегендә район делегациясе дә барды. Мәшһур җырчы белән хушлашу тантанасы М. Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрында үтте.
-
Яңа төзелгән Зур концерт залына Илһам Шакиров исеме биреләчәк
Рөстәм Миңнеханов Илһам Шакировның татар җыры эталоны булуын билгеләп үтте.
-
Укыганнарга кече ветеринария белгече таныклыгы тапшырылачак
ТР Министрлар Кабинетының Баш дәүләт ветеринария идарәсе районда кече ветеринария белгечләренең квалификациясен арттыру буенча укулар оештырачак. Алар "Терлекчеләрне беренче ветеринария ярдәме күрсәтү күнекмәләренә өйрәтүнең комплекслы программасы” дигән темага үтәчәк.
-
Иске Минзәләбаш мәктәбе укучылары кошларга ярдәм итәләр
Урамда карлы , салкын кыш. Бу вакытта салкын җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп азык эзләүче кошларга бик кыен. Кыска көннәрдә азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр, инде кич килеп җитә. Шулай итеп, бик суык көннәрдә күп кенә кошлар катып үләләр.
-
Былтыр җиде булган, быел - унөч
Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, ел башыннан районда унөч бала тууы теркәлгән.
-
"Татар-информ" Илһам Шакиров белән хушлашуны онлайн күрсәтә
Җырчыны соңгы юлга озату опера һәм балет театрында булачак.
-
Бүген Илһам ага белән хушлашабыз
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакиров белән хушлашу бүген М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры бинасында булачак.
-
Мәшһүр җырчыбыз Илһам ага Шакировның вафаты бөтен дөньяны кайгыга салды
Вашингтонда яшәүче якташыбыз Әнвәр Габдрахмановтан бүген иртүк хәбәр алдык.Мәшһүр җырчыбыз Илһам ага Шакировның вафаты бөтен дөньяны кайгыга салды