САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәшһүр җырчыбыз Илһам ага Шакировның вафаты бөтен дөньяны кайгыга салды

Вашингтонда яшәүче якташыбыз Әнвәр Габдрахмановтан бүген иртүк хәбәр алдык.Мәшһүр җырчыбыз Илһам ага Шакировның вафаты бөтен дөньяны кайгыга салды

Кайгылы көн бүген, туганнар,

Китеп барды безнен арадан

Бөек җырчы - Сарман егете,

Дан казанган шушы дөньядан.

Илһам абый, син бит Шакиров,

Бөтен дөнья белә иде бит сине.

Шундый көр тавыш моңга күмелгән,

Өздерә иде һәрчак күңелне.

Син тарихка кереп калдың,

Бөек җырчысы булып халыкның.

Сүнмәс халык күңелендә җырларың,

Хәтерләтеп язгы ташкын суларын.

Күңелең булды чиксез күләмле,

Сокландырды синең матурлык.

Гади, кешеләрне син яраттың,

Моңга күмдең безнең тормышны.

Илһам абый, син бит Шакиров,

Халкыбызның якты йолдызы.

Синең исемең кереп кала тарихка,

Булып халкыбызның бөек кешесе.

Әнвәр Габдрахманов. 23-46.16.01.2019 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев