САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Бүген Казанда Илһам Шакиров белән хушлаштылар+ВИДЕО

Якташыбыз белән саубуллашырга район башлыгы Фәрит Хөснуллин җитәкчелегендә район делегациясе дә барды. Мәшһур җырчы белән хушлашу тантанасы М. Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрында үтте.

-Без бүген татар легендасы белән саубуллашабыз. Ул безне дөньякүләм танытты, - диде Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов. Аның киңәшчесе - беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев та зур югалту уңаеннан кайгы уртаклашты. Илһам аганың ижатташ дуслары чыгыш ясадылар. Фәрит Мөнәвирович белән Тукай районы башлыгы Фаил Камаев Почетлы караул тору хокукына ия булдылар.
Илһам Шакиров Казанда Яңа Татар бистәсе зиратына җирләнде. Аны соңгы юлга озатырга халык бик күп җыелды.

Альбина Сабирова язмасы, фотолары һәм видеосы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X