Гөлүсә һәм Шәйхелмәрдән Ризатдиновлар зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтәләр

Яңа Әхмәт авылында яшәүче Гөлүсә һәм Шәйхелмәрдән Ризатдиновларның бергә гомер итүләренә бүген 55 ел тулды.

Шул уңайдан авыл мәдәният йортында бик матур кичә үткәрелде. Зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче парны иң элек гражданнар хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина котлады, аларга муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, бүләк тапшырды. Район ветераннар һәм инвалидлар җәмгыятеннән Нурсинә Хәйруллина, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев, якыннары, авылдашлары, авылларның ветераннар советлары рәисләре дә юбилярларга җылы теләкләрен ирештерделәр. Рөстәм Могыйнов, Рәисә Фәртдинова, Алинә Галиева, Айгөл Минһаҗева, Таһирҗан Зарипов башкаруындагы җырлар кичәне тагын да бизәде. Аны Сәмәрә Хәйруллина алып барды.

Энҗимә Габдрәхимова язмасы һәм фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде