11 март 2018 яңалыклары
-
Хәерле якшәмбе кичләре белән сезне!
Матур гына кичләр җитте, күзләреңне йом, дустым. Тәмле төшләр күреп йокла, төннәрең тыныч булсын.
-
Илексаз мәктәбендә "Кызлар-язгы чәчәкләр" исемле ярыш үтте
Илексаз мәктәбендә бик еш бәйрәм - кичәләр уздырылып тора. Күптән түгел 8 мартка багышлап, "Кызлар-язгы чәчәкләр" исемле ярыш үтте. Аларны төрле яклап сынап карадылар: ике командага бүленгәч, скетч та күрсәттеләр, сорауларга да җавап бирделәр, өлгерлектә дә, тапкырлыкта да көч сынаштылар. Бәйге бик күңелле үтте.
-
Өчөйле Саклау авылы мәчетендә "Бәхет нигезе - әниләрнең догасы" дигән бәйрәм кичәсе үтте
Яз кояшы елмаеп карап, табигатьнең уяна башлаган мәлендә язның тәүге бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итәбез. Хатын-кыз - ул кешегә тормыш бүләк итүче, җир йөзендәге буыннар чылбырын дәвам итүче, гомумкешелек кыйммәтләрен саклап, буыннан-буынга тапшыручы изге зат. Әниләребезнең бер җылы сүзе безнең күңелләребезне күтәрә, бер җылы карашы барлык авырлыкларны юып...
-
Петровка Завод мәктәбендә 8 Март бәйрәме кызыклы формада уздырылды
Петровка Завод мәктәбендә 8 Март бәйрәменә багышланган чара бик күңелле үтте.Бәйрәм чарасын 5 сыйныф укучылары бик теләп оештырдылар һәм алып бардылар. Кызыклы формада төрле-төрле уеннарда, ярышларда бар укучылар да актив катнаштылар. Бәйрәм, малайлар тарафыннан әзерләнгән видео котлаулар белән тамамланды.
-
Әлмәт мәктәбендә 8 март бәйрәменә багышланган “Кызлар-язгы чәчәкләр” исемле ярыш-кичәсе үткәрелгән
7 март көнне безнең Әлмәт мәктәбендә 8 март -Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Кызлар-язгы чәчәкләр" исемле ярыш-кичә узды. Бу чараны без, 5 класс укучылары, класс җитәкчебез Гөлнара Миннешаеховна белән оештырдык. Бәйрәм төрле-төрле уеннар, табышмаклар, кызыклы сораулар белән үрелеп барды. Мәктәбебез кызлары бәйрәмгә зур әзерлек белән килгәннәр. Алар үзләренең аш-суга осталыкларын да,...
-
Алоэ – иң шәп дару ул!
Алоэ гөле халык медицинасында иң еш кулланылучы үсемлекләр исемлегенә кертелгән. Гүзәл затлар аны күбрәк косметологиядә кулланса, табиблар гөлнең дәвалау үзенчәлекләрен яхшы белә. Салкын тиеп, танау тыгылганда 1-2 тамчы алоэ сутын борын тишекләренә тамызырга кирәк. Балалар өчен 1 тамчы сутка 3 тамчы су кушарга киңәш итә табиблар. Алоэ яфракларын вак итеп...
-
Сарман "Кояшкай" балалар бакчасында 8 Мартка багышланган бәйрәм иртәләре булып узды
Сарман №1 "Кояшкай" балалар бакчасында 8 Мартка багышланган бәйрәм иртәләре булып узды. Нәниләр әниләрен,әбиләрен, апаларын, сеңелләрен бәйрәм белән котлап бик матур шигырьләр сөйләделәр, назлы, җылы сүзләрен әнләренә җиткерделәр,күңелле җырлар җырладылар, рәхәтләнеп биеделәр, кызыклы уеннар уйнадылар, табышмакларга җавап таптылар, башваткычлар чиштеләр. Бәйрәмне нәниләр үзләре ясаган бүләкләрен әниләренә тапшыру белән тәмамладылар. Бәйрәмнән...
-
Ял иртәләре белән сезне,райондашлар!
Көнегез уңышлы узсын,кылган гамәлләрегез изге булсын!