Әлмәт мәктәбендә 8 март бәйрәменә багышланган “Кызлар-язгы чәчәкләр” исемле ярыш-кичәсе үткәрелгән
7 март көнне безнең Әлмәт мәктәбендә 8 март -Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Кызлар-язгы чәчәкләр" исемле ярыш-кичә узды. Бу чараны без, 5 класс укучылары, класс җитәкчебез Гөлнара Миннешаеховна белән оештырдык. Бәйрәм төрле-төрле уеннар, табышмаклар, кызыклы сораулар белән үрелеп барды. Мәктәбебез кызлары бәйрәмгә зур әзерлек белән килгәннәр. Алар үзләренең аш-суга осталыкларын да,...
7 март көнне безнең Әлмәт мәктәбендә 8 март -Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Кызлар-язгы чәчәкләр" исемле ярыш-кичә узды. Бу чараны без, 5 класс укучылары, класс җитәкчебез Гөлнара Миннешаеховна белән оештырдык. Бәйрәм төрле-төрле уеннар, табышмаклар, кызыклы сораулар белән үрелеп барды. Мәктәбебез кызлары бәйрәмгә зур әзерлек белән килгәннәр. Алар үзләренең аш-суга осталыкларын да, бәбәй төрү кебек һөнәрләрен дә күрсәттеләр.Ә уеннар арасында мәктәбебез егетләре кызларны концерт номерлары белән котладылар.Бу бәйрәм иртәсе һәркемнең күңеленә хуш килде.Соңыннан инде кызларыбыз төрле номинациядәге медальләр белән бүләкләнделәр.
Алия Насибуллина, 5 класс укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев