САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алоэ – иң шәп дару ул!

Алоэ гөле халык медицинасында иң еш кулланылучы үсемлекләр исемлегенә кертелгән. Гүзәл затлар аны күбрәк косметологиядә кулланса, табиблар гөлнең дәвалау үзенчәлекләрен яхшы белә. Салкын тиеп, танау тыгылганда 1-2 тамчы алоэ сутын борын тишекләренә тамызырга кирәк. Балалар өчен 1 тамчы сутка 3 тамчы су кушарга киңәш итә табиблар. Алоэ яфракларын вак итеп...

Алоэ гөле халык медицинасында иң еш кулланылучы үсемлекләр исемлегенә кертелгән. Гүзәл затлар аны күбрәк косметологиядә кулланса, табиблар гөлнең дәвалау үзенчәлекләрен яхшы белә.

Салкын тиеп, танау тыгылганда 1-2 тамчы алоэ сутын борын тишекләренә тамызырга кирәк. Балалар өчен 1 тамчы сутка 3 тамчы су кушарга киңәш итә табиблар.

Алоэ яфракларын вак итеп турап, өстенә бал, әстерхан чикләвеге кушыгыз. Катнашманы көненә берничә калак ашау да салкын тиюдән котылырга ярдәм итәчәк.

Тамак авыртканда да алоэ ярдәмгә килә. Моның өчен 1:1 нисбәтендә алоэ сутына су кушыгыз да тамакны чайкатыгыз.

Еш авыручы балаларга түбәндәге рецепт урынлы булыр. Ярты стакан алоэ сутына 500 грамм вакланган әстерхан чикләвеге, 300 грамм бал һәм 3 лимон сутын кушыгыз. Катнашманы ашар алдыннан балаларга чәй калагы белән бирергә кирәк.

Алоэ суты бик күп кремнар составында бар. Чыннан да, андагы файдалы матдәләр җыерчыклардан котылу өчен, тиренең яшь булып калуына булышлык итә, ди косметологлар. Алоэ сутын өйдәге шартларда да кулланырга була. Моның өчен төптә үсүче иң калын яфракны кисеп алып изәргә һәм, спирт яисә су белән катыштырып, суыткычта сакларга кирәк.

Артык коры тән тире­сеннән җәфаланасыз икән, бер үк күләмдә каймак белән вакланган алоэдан измә ясап, битегезгә сөртегез. 20 минуттан юарга киңәш ителә. Ай дәвамында атнасына ике тапкыр шушы масканы кулланырга кирәк.

Майлы тире өчен чираттагы рецепт ярдәм итәр: 200 грамм кайнаган суга 5 аш кашыгы изелгән алоэны салыгыз. Аны сай савытларга салып, суыткычта туңдырыгыз да иртәле-кичле шушы боз белән битегезне ышкыгыз.

100 грамм аракыга 25 грамм изелгән алоэны кушып, лосьон эшләргә мөмкин. Аның белән битегезне көненә 2 тапкыр сөртегез.

http://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев