6 март 2015 яңалыклары
-
Җәлил китапханәсендә әдәбият сөючеләр очрашты
Бүген, 6 нчы март көнне, Җәлил поселогы китапханәсе Россиядә әдәбият елы уңаеннан "Бик каласы килә җыр булып" дигән очрашу кичәсе үткәрде. Аны китапханә мөдире Гүзәлия Гарипова, икенче мәктәп укытучысы Ландыш Шәйдуллина алып бардылар. Очрашуга "Сарман" газетасы корреспонденты Зөлфия Шәрипова, "Нефтяник Джалиля" газетасы корреспонденты Эльвира Ихсанова чакырылган иде. Алар газета эшчәнлеге,...
-
Зур Нөркәйдә ветераннар хөрмәтенә концерт булды
Зур Нөркәй авыл мәдәният йортында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан сугыш һәм тыл ветераннарына юбилей медальләрен тапшыру тантанасы булып үтте. Медальләрне Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нуретдинов Ләис Һадиевич тапшырды. Ул ветераннарны якынлашып килүче зур бәйрәм белән котлады һәм үзенең иң изге теләкләрен җиткерде. Шулай ук ветераннарны авыл җирлеге башлыгы...
-
Хатын-кызларга укымаска! 8 Мартта Сарманда ир-атларга кая барырга була?
8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненә дә күп калмады. Хәзерге вакытта егетләрнең, абыйларның, ирләрнең, бабайларның һәм ир-ат затына караган башкаларның башларында бер генә уй: «Сөйгәнемә/сеңлемә/апама/тормыш иптәшемә нәрсә бүләк итәргә икән? Әллә берәр кайда алып барыргамы?». Без сезгә бу сорауларга җавап табарга ярдәм итәргә булдык. Әгәр дә сөйгән ярыгызга романтик бәйрәм...
-
Район мәдәният йорты концертларга чакыра!
Район мәдәният йортында 9 мартта якташыбыз - Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина һәм аның иҗатташ дуслары катнашында бәйрәм концерты була. 12 мартта Иркә - "Тулы бәхет" исемле яңа программасы, 30 мартта Ринат Рәхматуллин концерт белән киләләр. 8 апрельдә -"Мәхәббәт,кәҗә һәм башкалар..." музыкалькомедиясе, 18 апрельдә - Рәмилә һәм Рәзилә Батыроваларның "Бар...
-
Сарман укучылары яңа кинофильм карадылар
5 март көнне «Сарман» кинотеатрында Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-6 сыйныф укучыларына Рөстәм Рашитов тарафыннан төшерелгән «Айсылу» кинофильмы беренче тапкыр экранда күрсәтелде. Кинофильм аварияга эләгеп аякларына зыян килеп, гарип калган жырчы кыз турында. Мәгълүмәт алынды: Экранда яңа кинофильм
-
Шәрләрәмәдә ветераннарга юбилей медальләрен тапшыру тантанасы узды
Шәрләрәмә авыл жирлегендә Жинунен 70еллыгы уңаеннан сугыш һәм тыл ветераннарына юбилей медальләрен тапшыру тантанасы үткәрелде. Медальләрне Сарман муниципаль районы аппарат җитәкчесе Вәлиев Фәндәс тапшырды. Ул ветераннарны якынлашып килүче зур бәйрәм белән котлады һәм үзенең иң изге теләкләрен, җылы сүзләрен җиткерде. Ветераннар концерт номерлары карадылар һәм фикер алышуларын чәй табыны артында...