САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хатын-кызларга укымаска! 8 Мартта Сарманда ир-атларга кая барырга була?

8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненә дә күп калмады. Хәзерге вакытта егетләрнең, абыйларның, ирләрнең, бабайларның һәм ир-ат затына караган башкаларның башларында бер генә уй: «Сөйгәнемә/сеңлемә/апама/тормыш иптәшемә нәрсә бүләк итәргә икән? Әллә берәр кайда алып барыргамы?». Без сезгә бу сорауларга җавап табарга ярдәм итәргә булдык. Әгәр дә сөйгән ярыгызга романтик бәйрәм...

8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненә дә күп калмады. Хәзерге вакытта егетләрнең, абыйларның, ирләрнең, бабайларның һәм ир-ат затына караган башкаларның башларында бер генә уй: «Сөйгәнемә/сеңлемә/апама/тормыш иптәшемә нәрсә бүләк итәргә икән? Әллә берәр кайда алып барыргамы?». Без сезгә бу сорауларга җавап табарга ярдәм итәргә булдык.

Әгәр дә сөйгән ярыгызга романтик бәйрәм киче бүләк итәргә уйласагыз, сезгә Сарман үзәк базары территориясендә урнашкан «Уют» кафесын тәкъдим итәбез. Анда заказ буенча пешкән ризыклар, тортлар, салатлар, лимон пирогы, гөбәдияләр әзерлиләр. Бәйрәм көннәрендә кафе иртәнге 6.00 сәгатьтән соңгы клиентка кадәр эшли. Заказлар ясау өчен телефон - 89874056264. Адрес: Сарман авылы, Куйбышев урамы, 89 (үзәк базар территориясе).

«Текстиль» сәүдә ноктасында ассортиментта барлык зурлыкта урын-җир комплектлары, пледлары, сөлгеләр сатыла. Сәүдә ноктасы бәйрәм көннәрендә дә 8.00дән 15.00гә кадәр эшли. Кыз балага киемнәр яки йомшак уенчык алсагыз, сезне 25 процент ташлама көтә. Адрес: Сарман авылы, Куйбышев урамы, 89 (үзәк базар территориясе).

Хатын-кызларга косметика, парфюмерия, сумкалар бүләк итәргә уйласагыз, «Косметика» сәүдә ноктасына рәхим итегез. Ул ял көннәрендә дә 8.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Адрес: Сарман авылы, Куйбышев урамы, 89 (үзәк базар территориясе).

ORIFLAME компаниясе турында ишетмәгән кеше сирәктер. Аннан бүләк алучыларга бай ассортимент тәкъдим ителә - бүләк җыелмалары, парфюмерия, шәхси гигиена предметлары, сумкалар, табигый швед косметикасы һәм башкалар. Шулай ук заказ буенча эшләү, бәйрәм ташламалары каралган. Компаниядә теркәлгәннәр өчен 18 процентка кадәр ташлама алу мөмкинлеге каралган. ORIFLAME сәүдә ноктасы бәйрәм көннәрендә дә эшләячәк. Эш сәгате - 9.00-17.00. Телефон: 89173996010 (Рәмзия). Адрес: Сарман авылы, Куйбышев урамы, 89 (үзәк базар территориясе).

AVON компаниясе югарыда атап үтелгәненнән бер дә калышмый. «Авангард Плюс» бинасының икенче катында урнашкан сәүдә ноктасында бижутерия, косметика, бизәнү әйберләре, бүләк җыелмалары, төрле аксессуарлар сатыла. Заказ буенча эшлиләр, бәйрәм ташламалары бар. Бәйрәм ялларында сәүдә ноктасы 9.00 cәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшли. Телефон: 89534960278 (Гүзәлия). Адрес: Сарман авылы, Ленин урамы, 25.

Бизәнү әйберләре белән сөйгәннәренең күңелләрен күрергә теләүчеләр «Амур» ювелир кибетенә мөрәҗәгать итә алалар. Алтын һәм көмештән бизәнү әйберләре дисеңме, бижутерия, сәгатьләр дисеңме... Күңелең теләгәнне сайлап алырга була. Бәйрәм көннәрендә эш сәгате - 9.00-16.00, ташламалар каралган. Белешмәләр өчен телефон: 89172893869. Кибетнең телефоны: 2-50-18. Адрес: Сарман авылы, Ленин урамы, 65.

Бәйрәм күрке - чәчәкләр турында да онытмадык. Үзәк базар территориясендәге «Цветы» сәүдә ноктасы бәйрәм көннәрендә бертуктаусыз диярлек - 7.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр эшли. Кибеттә киң ассортиментта чәчәк букетлары, гөлләр, йомшак уенчыклар һәм алардан букетлар, гелий тутырылган шарлардан төрле фигуралар, бүләк җыелмалары сатыла. Шулай ук заказ буенча эшлиләр, әйтелгән урынга кадәр доставка бар. Бәйрәм ташламалары каралган. Телефон: 89046616231 (Айгөл). Адрес: Сарман авылы, Куйбышев урамы, 89 (үзәк базар территориясе).

Хәзерге заманда фото ясатып, бүләк ясау да киң үсеш ала. Үзәк базар территориясендә урнашкан «Фото эксклюзив» ноктасында үз сурәтләреңне киемгә, чынаякка, брелокка, календарьга, мендәргә ясатып була. Эксклюзив бүләкләр бар. Бәйрәм ялларында эш сәгате - 9.00-18.00. Телефон: 89274960996 (Миләүшә). Адрес: Сарман авылы, Куйбышев урамы, 89 (үзәк базар территориясе).

Бәйрәм ялларында да яраткан хатын-кызларының сәламәтлеге турында кайгыртучылар өчен «Здоровье +» үзәге эшли. Сәламәтлек һәм матурлык өчен бүләкләр каралган. Анда әниләр һәм нәниләр өчен товарлар, термокием һәм ябыгу өчен махсус кием, балалар һәм зурлар өчен ортопедик җиһазлар, өй медицина техникасы, травма һәм чирләрдән реабилитация җиһазлары, күзлекләр һәм аларга аксессуарлар, линзалар өчен эремәләр сатыла. Бәйрәм көннәрендә эш сәгате - 8.00-19.00. Телефон: 89872228482, 89274656911 (Илсөяр). Адрес: Сарман авылы, Куйбышев урамы, 89 (үзәк базар территориясе).

«Электроника» кибете һәркемгә таныш. Көнкүрештә хатын-кызларга җиңелрәк булсын өчен аларга мультиварка, микродулкынлы мич, кер юу машинасы, кәрәзле телефон һәм башкаларны бүләк итә аласыз. Бәйрәм көннәрендә кибеттә сатып алучы хатын-кызларга чәчәк бәйләме бүләк итәләр. Шулай ук бүләк сертификатлары, бәйрәм ташламалары, заказлар буенча эшләү һәм доставка бар. Эш сәгате - 8.00-18.00. Сайт: www.frauf.ru. Адрес: Сарман авылы, Ленин урамы, 50.

«Авангард Плюс» бинасының беренче катында урнашкан Кәлимуллина шәхси эшмәкәр ноктасында киң ассортиментта хатын-кызлар өчен күлмәкләр, бижутерияләр, аяк киемнәр сатыла. 8 мартта кибет 8.30 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшли, башка көннәрне - 17.30 сәгатькә кадәр. Бәйрәм ташламалары каралган. Адрес: Сарман авылы, Ленин урамы, 25.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев