САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Җәлил китапханәсендә әдәбият сөючеләр очрашты

Бүген, 6 нчы март көнне, Җәлил поселогы китапханәсе Россиядә әдәбият елы уңаеннан "Бик каласы килә җыр булып" дигән очрашу кичәсе үткәрде. Аны китапханә мөдире Гүзәлия Гарипова, икенче мәктәп укытучысы Ландыш Шәйдуллина алып бардылар. Очрашуга "Сарман" газетасы корреспонденты Зөлфия Шәрипова, "Нефтяник Джалиля" газетасы корреспонденты Эльвира Ихсанова чакырылган иде. Алар газета эшчәнлеге,...

Бүген, 6 нчы март көнне, Җәлил поселогы китапханәсе Россиядә әдәбият елы уңаеннан "Бик каласы килә җыр булып" дигән очрашу кичәсе үткәрде. Аны китапханә мөдире Гүзәлия Гарипова, икенче мәктәп укытучысы Ландыш Шәйдуллина алып бардылар.

Очрашуга "Сарман" газетасы корреспонденты Зөлфия Шәрипова, "Нефтяник Джалиля" газетасы корреспонденты Эльвира Ихсанова чакырылган иде. Алар газета эшчәнлеге, үз иҗатлары белән таныштырдылар, сорауларга җаваплар бирделәр. Поселок мәктәпләре укучылары үз мәктәпләрендә чыгып килә торган газета эшчәнлеге белән таныштырдылар, районда яшәп иҗат итүче шагыйрьләрнең шигырьләрен сөйләделәр.

Очрашуда "Җәлил чаткылары" әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары, поселокның әдәбият сөючеләре катнашты. Берләшмә җитәкчесе Рәис Кәлимуллин, берләшмә әгъзалары Әнәс Ибәтуллин, Әнвәр Төхвәтуллин шигырьләрен укыдылар, Рухия Ахунҗанова үз иҗаты белән таныштырды. Фәнүзә Соловьева үз сүзләренә язылган җыр башкарды. Әдәбият сөюче, китапханәнең даими укучысы, күптән түгел 90 яшен тутырган Рауза апа Шиһапованың чыгышы да кызыклы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев