САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

"Яратам!!! Бетте, китте...” бәйгебезнең чираттагы катнашучылары №6 - Руслан һәм Эльвира

Руслан һәм Эльвира Хайруллиннар. Бер- беребезне бик яратабыз!!!

Без Мөслим районыннан. Хәзерге вакытта Яр Чаллы шәһәрендә яшибез. Иптәшем белән башта очрашып йөрдек, соңыннан армия сафларына озаттым һәм көтеп алдым. Армиядә хезмәт иткән дәвердә телефоннан гына сөйләшеп торсак та, һәр ай саен рәсемнәр ясап, шигырьләр язып , хатлар җибәрә идем. 2013 елда армиядан кайткач миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады да матур итеп туйлар үткәрдек, - дип язып җибәргән безгә Эльвира.

 

Яраткан кешем бар, бу җирдә,
Син бит ул, син генә алтыным.
Елмаеп бер генә назласаң,
Югалтам сыман мин акылым...

Йолдыздай балкыйлар күзләрең,
Кулларың иркәли тәнемне.
Иреннәр иренгә тигәндә,
Син генә аңлыйсың хәлемне.

Ни соң бу, ярату, сөюме, көюме,
Нигә син бик якын үземә.
Кояшым сагындым сине дип,
Моңланып карыйсың күземә.

Бергәләп тибәләр йөрәкләр,
Эримен мин синең кочакта.
Бер сәгать югалып торсаңда,
Бик авыр үземә шул чакта...

Барлыйсың, саклыйсың үземне,
Син мине яклаучы, терәк тә.
Яратам мин сине, тик сине,
Урын юк башкага йөрәктә.

Руслан һәм Эльвира Хайруллиннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

29

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев