САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

«Игезәк парым – ярты җаным» бәйгебезнең чираттагы катнашучылары - Сарманнан Камил һәм Кәрим Шакировлар

.

- Безнең гаиләдә өч бала тәрбияләнә. Олы кызыбыз Аделинага – 7 яшь, быел мәктәпкә укырга керергә әзерләнә. Игезәк улларыбыз Камил белән Кәримгә – 4 яшь тә биш ай, алар “Кояшкай” балалар бакчасына йөриләр. Әлбәттә, игез балалар тәрбияләү бик рәхәт. Бер шатлык урынына икенче шатлык өстәлә, өч балага тагын да күбрәк була. Әле минем белән бергә бала тудыру йортына килгән бер хатын берьюлы өч бала – 1 малай, ике кыз тапты. Сирәк булса да, андыйлар да бар бит. Улларым бер-берсен кабатлыйлар, берсе еласа, икенчесе кушыла. Икесенең дә холыклары бертөрле. Берсен яратсаң, икенчесе килеп сыена. Шундый бәхетлемен, Аллага шөкер, - ди Сарман авылында яшәүче өч бала әнисе Алия Шакирова.
Тугач та, балаларны хәтта аерырлык та булмаган. Бала тудыру йортында ук, пеленкаларына тамга куя торган булган Алия. Шулай да, ныклап карасаң, малайларны аерырга була икән, чөнки Кәримнең битендә бер кечкенә генә тамгасы бар. Шунысы да кызык: сабыйлар сулагайлар, җыр-моң сөяләр, җырларга яраталар. Әти-әнисе киләчәктә үзләрен сәнгать мәктәбенә бирергә исәплиләр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев