САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

«Игезәк парым – ярты җаным» бәйгебезнең чираттагы катнашучылары - Морбаш авылыннан Дилә һәм Динә Кыямовалар

Морбаш кызлары Динә белән Дилә Кыямовалар исеме райондашларга яхшы таныш.

Сарман аграр көллиятен тәмамлаган талантлы кызларыбызның чыгышларын авыл, район сәхнәләрендә генә түгел, республикада да яратып алкышлыйлар. Күп тапкырлар төрле министрлыклар үткәргән бәйрәмнәрнең күрке булырга да туры килде аларга, хәтта музыкаль юнәлештәге югары уку йортына юллама да тәкъдим иттеләр. Әмма кызлар туган җирләрендәге хезмәтне сайладылар. Күпсанлы конкурслар, фестивальләр җиңүчеләре Кыямовалар – игезәкләр.
- Безгә һәрвакыт Динә-Дилә дип дәшәләр. Без аңа күнектек инде, җавап бирәбез. Дилә – минем якын дустым, юатучым, сердәшем, киңәшчем. Бәләкәй чакта беребез еласа, аңа кушылып, икенчебез дә “җыр сузган”. Әмма без бераз аерылабыз. Диләнең битендә миңнәр күп (ул безнең “Миңлебикә”), ә миндә алар юк. Диләнең бите түгәрәк, ә минеке озынчарак, - ди Динә, елмаеп. Ул Сарманда бер кибеттә сатучы булып эшли.
“Егетләрегез бутамыймы?” – дигән соравыма: “Әлегә андый очрак булганы юк”, - дип җаваплады ул. Гаиләдә алар дүрт бала. Апалары Альбина, абыйлары Салават та бик матур җырлыйлар. Сәнгатьле балалар тәрбияләгән үзләре дә җырчы әти-әниләре алар белән урынлы горурланалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

16

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев