САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Район басуларында татлы тамыр алуга керештеләр

.

Ул барлыгы 8842 гектар мәйданда игелә. Өч агрофирмада да бүгенге көндә эш башланды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов белән без Колмәт басуына барганда, чөгендер комбайннары, рәт-рәт басып, басуны иңли иде. Механизаторлар иртәнге алтыдан кичке алтыга кадәр хезмәттә.
- Бүгенге көн өчен чөгендер уңышы начар түгел. Гектарыннан өч йөз центнерга якын чыга. Шикәрлеге 14,8 процентны тәшкил итә, - диде “Сарман” агрофирмасының әйдәп баручы агрономы Рамил Шакирҗанов.
Агрофирмада 2680 гектарда чөгендер игелә. Бер көн ярымга әлегә 25 гектарда эш башкарырга өлгергәннәр. Казылган татлы тамырны график нигезендә Зәй шикәр заводына ташыйлар. Бу максаттан йөк машиналары бер-бер артлы килә торалар, төягечләр кагаттагы чөгендерне төяп, озата торалар.
“Нөркәй” агрофирмасында шикәр чөгендере 3016 гектар мәйданны били. Бүгенге көндә гектарыннан уртача 379 центнер уңыш чыга. “Җәлил” агрофирмасында 3146 гектарда татлы тамыр үстергәннәр. Уңышы да чагыштырмача начар түгел – 360 центнерны тәшкил итә.

Альбина Сабирова язмасы, фотолары һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев