САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районда чәчүлекләрнең торышы югары бәяләнде

Кичә районда Сабантуйлар алдыннан уза торган олы чараларның берсе – чәчүлекләрне кабул итү булды.

 Анда муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, «Агрокөч төркеме» җәмгыяте директоры Фәнис Газетдинов, агрофирмаларның директорлары, баш агрономнары катнаштылар. Ә бәяне составында «Агрокөч» җәмгыятенең баш агрономы Рөстәм Хәбибрахманов, үсемлекләрне саклау чаралары һәм орлыкчылык буенча баш технологы Булат Шакиров, «Россельхозцентр»ның район филиалы начальнигы Рамил Нәҗметдинов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов булган комиссия куйды. Басуларны карау Сарман аграр көллияте биләмәләреннән башланды.  Аннан маршрут «Сарман», «Җәлил», «Туган як», «Нөркәй» агрофирмалары кырларыннан узды. Кәүҗияктә фермерлар Розалия Тузеева, Рамил Хафизов басуларын да карадылар. Басуларның торышына бәя бирелү белән берочтан бүген һәм якын көннәрдә үсемлекләрне тәрбияләү буенча нинди чаралар күрелергә тиешлеге турында да сөйләшү булды. Ә бәяләү нәтиҗәсендә беренче урын «Нөркәй» агрофирмасы басуларына бирелде. Икенче урында – «Җәлил» һәм «Сарман» агрофирмалары, өченче урында – Сарман аграр көллияте белән «Туган як» агрофирмасының Саклаубаш бүлекчәсе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев