САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рәис абый 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Бүген Сарманда яшәүче Фатыйхов Рәис Фатыйх улына 90 яшь тулды.

Рәис абый гомерен районда хокук тәртибен саклауга багышлый. Отставкага чыккач исә, районда иман нурларын таратуга зур өлеш кертә, дини йолаларны башкара.

Рәис абыйны олуг юбилее белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, Рәхмәт хаты, истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярны шулай ук район эчке эшләр бүлеге начальнигы Олег Камалюков, бүлекнең ветераннар советы рәисе Халит Гарифуллин тәбрикләделәр, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы ветераннар советының Рәхмәт хатын тапшырдылар. Рәис абыйга котлау сүзләрен район оешмалары җитәкчеләре – Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова, “Шәфкать” үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, Әлмәт авыл җирлеге башлыгы Данияр Газизов, район ветераннар советы рәисе Асыляр Харисов та җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев