Юлларда сак йөрү кагыйдәләрен үтәмәүнең ахыры аянычлы тәмамланырга мөмкин
Иминлек

Юлларда сак йөрү кагыйдәләрен үтәмәүнең ахыры аянычлы тәмамланырга мөмкин

Бәхетсезлек очракларыннан беркем дә иминиятләнмәгән. Аллаһ Тәгалә дә, “сакланганны саклармын”, дигән.

Беркем дә начарын уйламый, әлбәттә, юлларда имин йөрүен тели. Машина йөртүче үзе өчен генә түгел, янында утырган пассажирлары өчен дә җаваплы. Юл хәрәкәтендә катнашучылар хәтта бер-берсенең иминлеген дә сакларга тиешләр, минемчә. Халык телендә: “Ахмакларга исәп тот”, - дигән әйтем дә бар бит. Юл кагыйдәләрен санламаган машина йөртүчеләр аркасында, һәлакәтләр булып тора.

Агымдагы елның 30 сентябрендә 19.50 сәгатьтә Җәлил-Сарман автоюлында куркыныч юл-транспорт һәлакәте була. 20 яшьлек “Лада Калина” машинасын йөртүче Юл йөрү кагыйдәләренең 8.1 пунктын боза һәм барган җиреннән бернинди кисәтүләрсез борыла. Шул чакны машинаның сул ягына аның артыннан хәрәкәт итүче 25 яшьлек егет идарә иткән 14 модель “Лада” автомобиле килеп бәрелә. Көчле бәрелеш нәтиҗәсендә ул яна башлый. Руль артында утырган машина йөртүчене коткара алмыйлар, “Ашыгыч ярдәм” килеп җиткәнче, ул һәлак була. “Лада Калина” машинасы йөртүчесен һәм 18, 22 яшьлек пассажирларын хастаханәгә озаталар. Бүгенге көндә тикшерү эшләре бара.

Әлеге һәлакәт уңаеннан узган җомгада район Советының утырышлар залында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды. Аны комиссия рәисе – район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

Иң элек сүз район эчке эшләр бүлеге начальнигы Ришат Бәхтиевкә бирелде. Ул агымдагы елның 9 аенда район территориясендәге һәлакәтләр торышын анализлады, башкарылган профилактик эшләргә тукталды. Аның чыгышыннан күренгәнчә, шушы чорда 214 юл һәлакәте очрагы теркәлгән. Аларда сигез кеше төрле дәрәҗә тән җәрәхәтләре алганнар, алтысы үлем белән тәмамланган. Узган елның әлеге периоды белән чагыштырганда, быел һәлакәтләр саны арткан.

Юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәбе булып, хәрәкәт итү тизлеген дөрес сайламау, бәрелешүләр тора. Аек булмаган хәлдә руль артына утырган машина йөртүчеләр катнашында өч авария теркәлгән. Дәүләт автоинспекциясе бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан исерек килеш машина йөртүнең 63 факты теркәлгән. 82 очракта машина йөртүчеләр транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булганнар, я ул гомумән булмаган.

16 яшькә кадәр булган балалар катнашында ике юл-транспорт һәлакәте булган, аларда бер сабыйның гомере өзелгән, икесе авыр тән җәрәхәтләре алганнар.

Гомумән алганда, 9 айда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан 3356 юл йөрү кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган. Участок полиция хезмәткәрләре тарафыннан 523 хокук бозу очрагы теркәлгән.       

Аннан соң чыгыш ясаган Азнакай автомобиль юллары идарәсенең Җәлил участогы начальнигы Илшат Галиәхмәтов юлларның торышын анализлады, башкарылган эшләргә тукталды.

Утырышка йомгак ясап, Фәрит Мөнәвир улы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча эшне көчәйтергә, планлаштырылган чараларны үтәп барырга кушты. 

Шуны да ассызыклау урынлы булыр: машина йөртү таныклыгы булмаган яшүсмерләргә мотоцикл, скутер алып бирү очраклары күбәя. Моның өчен ата-аналарны административ җәзага тарту каралган. Юл һәлакәте булган очракта хөкемгә дә тарталар. Шушы көннәрдә Татарстанның Норлат районында суд ананы баласын тормышы өчен куркыныч тудырган гамәлләргә тартуда гаепле дип таба һәм штраф билгели. Әмма моны җәзаның йомшак төре дип саныйсы түгел, чөнки баланың язмышы, гомере куркыныч астына куела.

Юл иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы дүшәмбе көнне дә үткәрелде. Аны район Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Сафин алып барды. Көн тәртибендә юллар торышы, кышкы периодка әзерлек мәсьәләләре каралды, юл иминлеге буенча җаваплы хезмәткәрләр алдына конкрет бурычлар куелды.

Юл хәрәкәтенә, әлбәттә, җәмәгатьчелек контроле дә кирәк. Бу очракта «Халык инспекторы» мобиль кушымтасы ярдәмгә килә. Ул юллардагы бәхетсезлекләрне киметүнең нәтиҗәле алымнарының берсе санала. Автотранспорт йөртүчеме, әллә җәяүлеме – юл хәрәкәтендә алар тигез җаваплы. Тәүлекнең караңгы вакытында аеруча игътибарлы булу таләп ителә. Җәяүлеләрнең киемнәрендә яктылык кайтара торган элементлар булу да ике якны да бәладән коткарып калырга ярдәм итәчәк, - диде Наил Әнвәр улы.

Республика юлларында көн дә нинди дә булса юл-транспорт һәлакәте чыгып тора. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт инспекциясенең макс каналында даими язмалар бастырылып барыла. Күзәтеп барыгыз, шулардан сабак алыгыз, хөрмәтле райондашлар! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Юлларда ашыкмыйк, кагыйдәләрне бозмыйк, юл хаталарны кичерми, җәмәгать!

 

Альбина Сабирова


Нет комментариев