Закон һәм без рубрикасы буенча яңалыклар
-
Сарман белән күрше районда баласын чүплеккә ташлаган ананың кайда яшәве ачыкланган
Ноябрь азагында Әлмәт шәһәренең чүплек аралау станциясендә яңа туган бала мәете тапканнар иде. Полиция хезмәткәрләре баланы кайсы микрорайонында ташлаганнарын һәм ваемсыз ана яшәгән адресны да ачыклаганнар. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Тулырак мәгълүмат - "Әлмәт таңнары" сайтында.
-
Районда балаларга хокукый ярдәм күрсәтеләчәк
"Балаларга түләүсез хокукый ярдәм турында"гы федераль законны тормышка ашыру мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясе карары белән ел саен 20 ноябрь Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне буларак билгеләп үтелә. Шушы көн кысаларында 20 ноябрьдә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр район прокуратурасы зданиесендә район прокуроры ярдәмчесе - 3 нче класслы юрист Альберт...
-
Районның эшләмәүче шәхси эшмәкәрләренә учеттан төшәргә кирәк
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе, район идарәсе шәхси эшмәкәрләр белән иминият взнослары буенча әҗәтләрне киметү өстендә күп эш башкара. Исегезгә төшерәбез, шәхси эшмәкәрләр Пенсия фондына иминият взносларын аерым бер күләмдә түлиләр. Взнослар 31 декабрьгә кадәр бер тапкыр яисә берничәгә бүлеп түләнә. 31 декабрьгә кадәр пенсия фондына 18610,80 сум,...
-
Сарман белән күрше районда наркопритон оештыручыларны хөкем итәчәкләр
Әлмәт шәһәрендә наркопритон оештыручыларны хөкем итәчәкләр. ТР прокуратурасы мәгълүматлары буенча, бер ир-ат белән хатын-кыз быелның май аеннан август аена кадәр фатирларына наркоманнар керткәннәр һәм наркотиклар кулланырга рөхсәт биргәннәр. Әлбәттә, акча өчен. Гаепләнүчеләр үзләре дә - наркоманнар.
-
Сарманда террорга каршы комиссиянең утырышы үтте
Террорчылык - кешелеккә янаучы иң куркыныч, җитди афәт. Дөньяның төрле почмакларында әледән-әле кабатланып торган террор актлары безне һәрчак уяу булу, көтелмәгән хәлләрдә дөрес хәрәкәт итә белергә өйрәнү мөһимлеге турында искәртә. Районның террорга каршы комиссиясенең бүген узган утырышында бәйрәмнәр чорында халык күп җыела торган урыннарда саклык чаралары күрү, гомумән, көндәлек тормышта...
-
Районда аракы сатучылар ЕГАИСка күчәчәкләр
Киләсе ел башыннан этил спирты, алкоголь продукциясе җитештерү һәм сату күләмен исәпкә алу буенча бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы (ЕГАИС) эшли башлаячак. Төгәлрәге, ул инде хәзер дә эшли, бары тик республикада, димәк, районда да аңа ялганучылар гына юк әле. Ә 1 январьдан ул күпләп сату оешмалары өчен мәҗбүри булачак. Ваклап...
-
Сарманда өлкәннәр өчен Бердәм бушлай юридик ярдәм һәм хокукый белемнәр көне үткәреләчәк
9 октябрьдә өлкәннәр өчен Бердәм бушлай юридик ярдәм һәм хокукый белемнәр көне үткәрелә. Алар үзләрен кызыксындырган сораулар белән 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькәчә «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсенең «Сарман» кинотеатрында урнашкан кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итә алалар. Биредә өлкәннәрне нотариус, адвокат, район Советының һәм Башкарма комитетның юристлары кабул итәчәк.
-
Районда "Экстремизмга – "Юк!" дигән айлык бара
Республикада 1 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр шул исемдәге айлык бара. Ул кешеләрнең терроризм проблемасына битараф калмауларына, халыклар һәм диннәр арасында дуслык, килешүне саклауга ирешүне максат итеп куя. Айлык барышында районда шушы темага мәктәпләрдә дәресләр, тематик күргәзмәләр, конкурслар, яшьләр флеш-мобы, кино караулар оештыру, мөселман яшьләре спартакиадасы уздыру һәм башкалар планлаштырылган. Ай...
-
Районда "Экстремизга – Юк!" дигән айлык үтәчәк
Республикада милләтара һәм конфессияара бердәмлекне ныгыту, терроризм һәм экстремизм очракларын кисәтү, шулай ук халыкта экстремистик идеология белән килешмәүчәнлек тәрбияләү максатыннан 1 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр «Экстремизга - Юк!» дип исемләнгән айлык игълан ителде. Җәмәгать берләшмәләре, фәнни, яшьләр оешмалары, дини берләшмәләр, айлыкта актив катнашырлар дип көтелә.
-
Мошенниклар Сарман районында да йөри башлаганнар
Игътибар! Хәзерге вакытта шалтыратып, фатирдагы, йорттагы суның сыйфатын тикшерү өчен анализ ясарга тәкъдим итүчеләр барлыкка килде. Ризалашмагыз! Фильтрны куйгач, суны эчеп карарга кушалар (аңа алар клофелин кушалар), кеше аңын җуйгач, фатирдан бар булган әйберне алып чыгып китәләр. Мондый "белгечләр" Сарман районында да күренә башлаганнар, сак булыгыз! Район җитәкчелегеннән суның сыйфатын...
-
Сарманлылар лицензияне электрон рәвештә ала алалар
2012 елдан башлап Россиянең Эчке эшләр министрлыгы системасына гражданнар һәм юридик затларга дәүләт хезмәтләреннән электрон рәвештә куллану модуле кертелде. Дәүләт хезмәтләреннән файдалануны электрон рәвештә булдыру, дәүләт идарәсен камилләштерү юнәлешләренең берсе булып тора. Лицензия-рөхсәт бирү эшләре белән шөгыльләнүче инспектор һәрбер гариза бирүче белән www.gosuslugi.ru сайтында электрон рәвештә корал йөртүгә, алуга һәм...
-
Сарманда бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үтәчәк
«Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия җәмәгать оешмасы 26 июньдә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрә. Бу көнне юридик ярдәм «Бердәм Россия» партиясенең бүлекчәләрендә оештырыла. Районда бүлекчә «Сарман» кинотеатры бинасында (Сарман авылы, Ленин урамы, 28 йорт) урнашкан. Кабул итү көнендә сезнең сорауларыгызга 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр - нотариус, 13.00 сәгатьтән...
-
Сарманда легаль булмаган алкоголь продукциясе әйләнешен кисәтү мәсьәләсе буенча күчмә киңәшмә үтте
18 июньдә район Башкарма комитетының зур утырышлар залында район территориясендә легаль булмаган алкоголь продукциясе әйләнешен кисәтү мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Вәсил Шәйхразиев рәислегендә күчмә киңәшмә узды. Анда район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин һәм башка җитәкчеләр катнаштылар. Тулырак фоторепортажны Сарман муниципаль районы порталыннан карый аласыз.
-
Район суды 24 яшьлек кызны психиатрия клиникасына дәваланырга җибәрде
Суд 24 яшьлек кызны мәҗбүри рәвештә психиатрия станционарына дәваланырга җибәрде. Район суды закон белән тыелган ижтимагый куркыныч гамәл кылган ( сәламәтлеккә уртача авырлыкта зыян китерү) 24 яшьлек кызга карата җинаять эшен карады. 2014 елның 1 нче декабрендә сәгать 23.20 дә кыз, үз-үзен контрольдә тота алмыйча һәм кылган гамәленең куркыныч икәнлеген...
-
Сарманлылар ят әйберләргә кагылмаска тиешләр
Соңгы араларда кешеләрнең шартлаткыч булырга мөмкин әйберләргә тап булу очраклары ешайды. Мондый әйберләр ишек төпләрендә, җәмәгать урыннарында, баскыч мәйданчыкларында, транспортта, учреждениеләрдә табыла. Шикле әйберләргә тап булганда, үзеңне ничек тотарга соң? Иң беренче, әлеге урында торырга тиешле булмаган әйбер күрсәгез, бу фактны игътибарсыз калдырмагыз. Транспортта хуҗасыз әйбер тапсагыз, башта тирә-яктагы кешеләрдән...