Җәлилдә видеокүзәтү җайланмалары урнаштыру җинаятьләр булдырмаска ярдәм итәчәк
Соңгы елларда республикабызда "Куркынычсыз Татарстан" проекты эшләп килә. Аны тормышка ашыру кысаларында автомагистральләрдә һәм халык күп җыела торган урыннарда видеокүзәтү җайланмалары урнаштырылган иде. Проектның икенче этабы - "Куркынычсыз ишегалды"- барлык шәһәрдәге йортларда һәм йорт тирәләрендә видеокүзәтү җайланмалары урнаштыруны күздә тота. Программаны тормышка ашыру белән Татарстан Республикасының Эчке эшләр министрлыгы һәм...
Соңгы елларда республикабызда "Куркынычсыз Татарстан" проекты эшләп килә. Аны тормышка ашыру кысаларында автомагистральләрдә һәм халык күп җыела торган урыннарда видеокүзәтү җайланмалары урнаштырылган иде.
Проектның икенче этабы - "Куркынычсыз ишегалды"- барлык шәһәрдәге йортларда һәм йорт тирәләрендә видеокүзәтү җайланмалары урнаштыруны күздә тота. Программаны тормышка ашыру белән Татарстан Республикасының Эчке эшләр министрлыгы һәм Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы шөгыльләнә, ә төп башкару эшләре "Таттелеком" ачык акционерлык җәмгыятенә йөкләнгән. Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең саны утыз процентка кыскартылганнан соң бу программаның зарурлыгы тагын да артты. Җәлил бистәсендә ул аеруча актуаль, чөнки 1 ноябрьдән биредә ведомстводан тыш сак бүлеге ябылды, һәм 14 меңнән артык халкы булган бистәнең криминоген вәзгыяте шөбһә тудыра.
Шуны әйтеп китәргә кирәк, Җәлилнең криминоген хәле элекке елларда да мактанырлык түгел иде, ә ведомстводан тыш сак бүлеге ябылганнан соң халык арасында: "Хокук бозучылар, гомумән, иркенәеп китмәсләрме?" - дигән сорау туа башлады. Бистә буенча видеокүзәтү җайланмалары урнаштыру әлеге ситуацияне яхшы якка үзгәртер, дип көтелә. Видеосурәтләр турыдан-туры районның эчке эшләр бүлегенә һәм бистә советына барачак. Җәлилнең тыныч булмаган урамнарынла "зум"лы (видеосурәтләрне якынайтып күрсәтүче) камералар урнаштырылачак.
- Видеокүзәтү җайланмалары җинаятьләрне ачыклау өчен генә түгел, ә аларны булдырмыйча калу өчен дә кирәк дип саныйм, - ди Җәлил бистәсенең полиция бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Валерий Алексеев.
Район элемтә бүлеге начальнигы Булат Әхмәдуллин әйтүенчә, бу ел азагына кадәр Җәлилдә барлыгы 215 видеокүзәтү җайланмасы куелачак.
- Бүгенге көндә видеокамералар өчен линия сузылды, серверлар урнаштырыла. Камераларның бер өлеше декабрь урталарыннан эшли башлаячак дип көтелә, - ди ул.
Ә түләве, Сарман идарәче компаниясе начальнигы Алмаз Мәүләвиев сүзләреннән аңлашылганча, айга һәр фатирга якынча 40 сум булырга мөмкин.
- Җәлилебездә мондый видеокүзәтү җайланмалары урнаштырылуны бик кирәк дип саныйм, - ди Альбина Арсланова. - Әле күптән түгел генә машиналарның аккумуляторларын урлау, бакларын ачып, бензин агызу очраклары булды. Белә торып, камера астында андый түбәнлеккә бармаслар иде. Бу видеокамераларны ихаталы йортларга да куйсыннар иде. Урамнарыбыз бик аулак, җәй җитү белән, я "металлолом җыябыз" дип, я "су кертәбез" дип, теләсә кем ихатага килеп керә. Урамга берничә камера урнаштырсалар, мондый "эшчеләр" дә йөрүләрен туктатырлар иде, балаларны да уйнарга тыныч күңел белән чыгарып җибәрер идек.
Җәлил бистә Советы идарәче компания белән берлектә даими рәвештә "Куркынычсыз ишегалды" программасы буенча халык җыеннары үткәреп тора.
"САРМАН":иң яңа хәбәрләр!" төркемендәге сораштыру нәтиҗәләре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев