Закон һәм без рубрикасы буенча яңалыклар
-
Ялган аракы арзан булса да, штрафы кесәгә суга
Республика судлары үз продукциясен "Татспиртпром" акционерлык җәмгыяте маркасы астында сата торган ялган аракы җитештерүчеләрдән миллионнарча сум акча түләттерә. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе республикада суррогат алкоголь белән агуланучылар саны кимүдә тотрыклы тенденция күзәтелүен билгеләп үтә. Моңа нигездә исерткеч эчемлекләр белән сәүдә итүдә ЕГАИС - бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати системасын гамәлгә кертү...
-
Районда "Шартлы рәвештә хөкем ителүче" операциясе үткәрелде
Җәза үтәтү федераль хезмәтенең район филиалы "Шартлы рәвештә хөкем ителүче" профилактик операциясе үткәрде. Аның максаты эчке эшләр бүлегендә һәм җәза үтәтү федераль хезмәтенең район филиалында учетта торучы һәм җәза үтү тәртибен һәм шартларын бозучыларны ачыклау, аларга карата үз вакытында тиешле чараларны күрү, районда криминоген хәлне яхшырту булды. Операцияне үткәрү вакытында...
-
Сарман белән күрше районда студент яңа туган баласын үтергән
Зәй шәһәрендә ташландык йорт янындагы юынтык су чокырында яңа гына туган кыз бала мәете табылган. Бала сөлгегә төрелеп, полиэтилен капка салынган булган. Хәзергә ачыкланганча, 19 яшьлек Зәй кызы көмәнлелегенең 7нче аенда бәдрәфкә барып, баласын тапкан, аннары сабыйны төреп, әшәке сулар җыела торган чокырга ташлаган. Соңыннан хокук саклау органнарына телефоннан шалтыратып...
-
Район прокуратурасы гараж-төзелеш кооперативы әгъзалары мөрәҗәгате буенча тикшерү үткәрде
Район прокуратурасы гараж-төзелеш кооперативы әгъзалары мөрәҗәгате буенча тикшерү үткәрде. Алар җыела торган әгъзалык взнослары күләменең күрсәтелә торган хезмәтләр сыйфатына һәм кооператив җитәкчелеге алып бара торган эшчәнлеккә туры килмәве турында хәбәр иттеләр. Соңгы вакытта бу кооперативта җитәкчелек берничә тапкыр алышынган, членлык взнослары арттырылган. Моңа карамастан, автомобильчеләргә күрсәтелә торган хезмәтләр - территорияне...
-
Җәлилдә прокурор кабинеты ачылды
Җәлил бистәсендә район прокуроры кабинеты ачылды. Анда даими рәвештә прокурор урынбасары юстиция киңәшчесе Рәхмәтуллин Ленар Радик улы эшли. Хокук саклау , контрольлек итү, хакимият органнарының законсыз гамәлләре буенча аңа мөрәҗәгать итә аласыз. Адресы: Җәлил бистәсе, Җиңүнең 30 еллыгы урамы, 13 йорт (күпфункцияле үзәк бинасы), 23 кабинет. Мөрәҗәгатьләр 2-41-46 телефоны буенча...
-
Сарман районы укучылары паспортлы булдылар
Бүген, 28 сентябрь көнне, район мәктәпләренең 14 яше тулган 11 укучысы илебезнең тулы хокуклы гражданнары сафына бастылар - кулларына паспорт алдылар. Истәлекле вакыйга уңаеннан аларны иң элек район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, әлеге мөһим документны йөртүнең җаваплылыгын билгеләп үтте. Федераль миграция хезмәтенең район бүлекчәсе начальнигы Гөлүсә Харисова Россия...
-
Районда "соры базар" белән көрәш дәвам итә
Кызганычка каршы, «соры» хезмәт хакларын әле һаман да тарихта калдыра алмыйбыз. Эшләгәнең өчен акчаны «конвертта» бирүне, аңа каршы бергәләп көрәшкәндә генә, җиңеп буладыр. «Соры» яисә рәсми рәвештә түбән хезмәт хаклары алу, теркәлмичә эшләү турында 2-54-41 «кайнар» телефон линиясе буенча хәбәр итәргә мөмкин.
-
Илексаз мәктәбендә террорчылыкка каршы көрәшкә багышланган дәресләр узды
Кешелек дөньясы гаять куркыныч чор кичерә. Экстремистлык дип аталган сәясәт бүген дөньяның күп илләренә яный. Нәрсә соң ул экстремистлык? Аның тамырлары кайда? Бүген без, Илексаз мәктәбе укучылары, шул сорауга җавап таптык. Экстремистлар, террорчылар - кансыз, коточкыч алымнар кулланып, кеше тормышын бер тиенгә дә куймаган кеше кыяфәтендәге ерткычлар, дип нәтиҗә чыгарасым...
-
Район халкы уяу булырга тиеш
Террор характерындагы куркыныч янаганда, Россия Федерациясе Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә 8(843) 231-45-55 яки 8(843) 231-45-45 телефоннары буенча хәбәр итү сорала. РФ Эчке эшләр бүлегенең Сарман районы бүлеге телефоны: 2-49-02, 02. Мобиль телефоннан: 020. Россия Федерациясе Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Зәй шәһәре бүлекчәсе телефоннары: 8(85558)...
-
Александровкада "Терроризмга — юк!" дип исемләнгән рәсем ясау көне узды
Александровка авылы мәдәният йортында "Терроризмга - юк!" дигән тема астында рәсем ясау көне үтте. Балалар тематик рәсемнәр ясадылар. Мәдәният йорты хезмәткәрләре, сугышның начар икәнен аңлаттылар, мисаллар китерделәр.
-
Сарманның "Шәфкать" үзәгендә кулланучылар хокукларын яклау буенча очрашу үтте
Татарстан Республикасының эчке базарны үстерү һәм координацияләү буенча Түбән Кама бүлегенең төп консультанты Ольга Исаева хокукый актлар турында мәгълүмат җиткерү максаты белән "Шәфкать" үзәгенә очрашуга килде. Очрашу барышында катнашучыларга гамәлдәге законнар буенча аңлатма бирелде һәм конкрет мисалларда конфликтлы ситуацияләрне хәл итү тәртибе аңлатылды. Ял итучеләр концерт карадылар һәм үзләре дә...
-
Сарман районы егете Яр Чаллыда мопед яндырган
Яр Чаллыда Сарман районы кешесе тоткарланган. Ул мопед яндыруда шикләнелә. Бу егет Яр Чаллы кешесенең мопедта йөрүеннән канәгатьсезлек белдерә. Талашканнан соң, мопед йөртүчесе, транспорт чарасын калдырып, өенә кереп китә. Шунда аны яндыралар. Шикләнелүче гаебен таныды. Аңа ирегеннән мәхрүм ителү яный.
-
Сарманда бер егет исерек әтисен кәстрүл белән кыйнаган
Түбән Кама шәһәре егете үзенең исерек әтисен кәстрүл белән кыйнаган. Әлеге хәл Сарман авылында була. Ир-атлар арасында низаг килеп чыга һәм улы әтисен кәстрүл белән кыйный. Нәтиҗәдә зыян күрүченең баш мие имгәнә, борын сөякләре һәм ияге сына. Ул хастаханәгә озатыла. Сәламәтлеккә авыр зыян китерү факты буенча җинаять эше кузгатылды.
-
Сарманда дружинниклар төнге рейдка чыктылар
Узган шимбәдә район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәм ирекле халык дружинасы дружинниклары белән бергә безнең үз хәбәрчебез дә рейдка чыкты, төнге Сарман вакыйгаларын үз күзләре белән күрде. Бу хактагы тулырак язманы газетабызның 22 июнь санында укый аласыз.
-
Сарман укучылары хокук буенча белемнәрен сынадылар
1-30 апрель көннәрендә район суды Сарман урта мәктәбе һәм Сарман гимназиясенең 9-11 сыйныф укучылары арасында "Мин - судья...", "Суд: ул нинди булырга тиеш?" дигән темаларга сочинениеләр конкурсы үткәрде. Эшләрне судьялардан һәм район суды ярдәмчесеннән торган махсус комиссия бәяләде. Район суды һәм комиссия рәисе Ринат Хәйбрахманов җиңүчеләрне тәбрикләп, кубок һәм дипломнар...