Хәбәрләр 17 сентябрь
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында урып-җыю эшләренә йомгак ясалды. Игенчеләребез 1 миллион 500 мең гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культураларны вакытында җыеп алу өчен зур тырышлык куйды. Министрлыкның матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, ашлыкның тулаем җыемы алдан фаразлаганнан шактый ким - 3 миллион тоннадан артыграк. Уртача уңыш гектарыннан -...
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында урып-җыю эшләренә йомгак ясалды. Игенчеләребез 1 миллион 500 мең гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культураларны вакытында җыеп алу өчен зур тырышлык куйды. Министрлыкның матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, ашлыкның тулаем җыемы алдан фаразлаганнан шактый ким - 3 миллион тоннадан артыграк. Уртача уңыш гектарыннан - 21,2 центнер. Күләме буенча Сарман- иң алдагы районнарнын берсе. Республиканың берничә төбәгендә узган семинар-киңәшмәләрдә сөрү җирләрен 20 сентябрьдән дә соңга калмыйча эшкәртү бурычы куелган иде. Күп хуҗалыклар бу эшнең киләчәк уңыш өчен никадәрле мөһим булуын аңлап эш итә. Оператив мәгълүматларга караганда, бүген инде 2 миллион гектардан артык сөрү җирләренең 80 процентка якыны эшкәртелгән. Шуның 200 мең гектары - тирәннән сөрелгән җирләр.
Татарстанда чөгендер елдан-ел күбрәк мәйданнар били. Быел аны республиканың унике районында үстерәләр. Уңышы да сөендерә. Табигать шартлары никадәрле генә катлаулы килмәсен, республиканың Тукай һәм Зәй районнарында гына түгел, Буа, Апас, Чүпрәле, Сарман һәм Кайбыч кырларында да чөгендер уңышы белән Россия күләмендә горурланырлык. "Агрокөч Төркем" җәмгыятенә керүче хуҗалыкларда чөгендер уңышы җыю тәүлек буе дәвам итә. Кырдан көн саен 10 мең тонна чөгендер чыгарыла. Нәтиҗәдә 4000 гектардан артык мәйданда чөгендерне җыеп алырга да өлгергәннәр. Уртача уңыш гектарыннан 310 центнер тәшкил итә. Сарманда - 54 мең,Республика буенча 500 мең тонна татлы тамыр җыеп алынган. Уртача уңыш гектарыннан 300 центнерга якын.
Бүген район Советының утырышлар залында узган чираттагы киңәшмәдә төп игътибар алдагы ягулык чорына әзерлек мәсьәләсенә юнәлтелгән иде. Киңәшмәне район башлыгы Н.Закиров алып барды. Анда мәгариф бүлеге җитәкчесе З.Гыйләҗева, Җәлил җылылык челтәре предприятиясе-"Водоканалсервис" ААҖ филиалы директоры А. Әхмәтгалиев, мәдәният бүлеге җитәкчесе Г.Латыйпова, район үзәк шифаханәсенең баш табибы И.Нуретдинов, Александровка авыл җирлеге башлыгы Р. Хәйруллин чыгышлары да тыңланылды.Ахырда район башлыгы Н. Закиров үз фикерләрен әйтте, алга таба конкрет бурычлар куйды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев