Синең кешеләрең, Сарман... рубрикасы буенча яңалыклар
-
Сарманда очкыч ясаучы яши
Сарманда яшәүче Тарлау егете Инсаф Салиховны белмәгән кеше юктыр. Ә менә аның очкыч ясау, төрле ретро-машиналар җыю белән мавыгуын, бәлки, күпләр белмидер дә. - Җаныма рәхәтлек алам, яратып, чын күңел биреп, нәтиҗәсен күрәсе килеп эшлим, - ди ул үзе. Оста куллы бу зат турында күбрәк беләсегез килсә, "Сарман" газетасының 9...
-
Район судының әйдәүче белгече Резидә Кәлимуллина махсус медальгә ия булды
Резидә Кәлимуллинаның район судында эшләвенә утыз биш елдан артып киткән. Бирегә ул урта мәктәпне тәмамлау белән килеп, эшен суд утырышы секретаре вазифасында башлый. Бераз эшләгәч, суд эшләре башкаручысы итеп күчерелә. Хәзерге вакытта ул - район судының әйдәүче белгече. Шушы көннәрдә Резидә Камил кызы өчен шатлыклы зур вакыйга булды - аңа...
-
Районның атна шәхесләре – Халидә Хафизова һәм Дания Зиннәтуллина
Халидә Хафизова "Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында авыруларга хезмәт күрсәтергә әзер, үз эшенең остасы", - диләр хезмәттәшләре Баткак авылы фельдшер-акушерлык пункты мөдире Халидә Хафизова турында. Халидә Мамадыш якларында туып үскән. Хезмәт юлын, Алабуга медицина училищесын тәмамлагач, 1983 елда Әгерҗе районында башлый. Безнең районда ул 2001 елдан хезмәт куя. Үз эшен яратып,...
-
Асия Сурмашева һәм Нәдия Дәүләтбаева – Сарман районында атна шәхесләре
Асия Сурмашева Кешенең кемлеген төсеннән белеп булмый, эшеннән белеп була, ди халык. Кешелекле, шәфкатьле, һәрвакыт игелекләр генә эшләргә тырышучылар ихтирам казанып яшиләр. Күтәмәле авылында да әз түгел андыйлар. Шуларның берсе - озак еллар Күтәмәле, Буралы Чишмә, Таза Чишмә, Ивановка авыллары халкына медицина ярдәме күрсәтүдә эшләгән Сурмашева Асия Рәшит кызы. Тырыш...
-
Нәҗип Якупов – Сарманның беренче фермеры
Еллар җилендә чыныктык Ул елларны әле дә хәтерлибез. Колхоз-совхозлар рәтендә илдә фермер хуҗалыклары оеша башлады, Дәүләт аларга икмәк үстерү, мал асрау өчен шартлар тудырырга вәгъдә бирде. Үз эшен башлап җибәрүчеләр өчен баштарак, чыннан да, мөмкинлекләр ярыйсы гына тудырылды. Безнең районнан да бу мәшәкатьле, җаваплы эшкә алынып, аны уңышлы гына дәвам...
-
Сарман районында атна шәхесләре билгеле булды
Гомәр Миңнегалиев Аның куйган хезмәтләре күп. Кормаш авылы халкы үзен юкка гына күп мәртәбәләр авыл советы депутаты итеп сайламагандыр. Район Советына сайланган елы да була. Гомәр абый авылда Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә һәйкәл салдыруда, медпункт булдыруда, зиратларны төзекләндерүдә башлап йөри. Гайнетдинов Сабул, Динмөхәммәтов Нияз, Хисамиев Мирзаһит белән бергә авылда...
-
Сарман районында физик кимчелекләре булганнар чиксез тырыш тормыш алып баралар
Җир йөзендә яшәүче һәр ун кешенең берсе - инвалид. Әле бүгенге көндә дә аларның күпчелеге җәмгыять тормышында актив катнашудан мәхрүм, бу юлда төрле киртәләргә очрап торалар. Менә шул киртәләрне юкка чыгаруны күздә тотып, 1992 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясы 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үтү турындагы карарга килә....
-
Район мәдәният бүлегенең баш белгече Роза Гилева иң яхшы җәмәгать тәрбиячеләре санына керә
Республикада хокук бозуларны кисәтү буенча кабул ителгән комплекслы программаны тормышка ашыру кысаларында, ел саен бәйге игълан итеп, балигъ булмаганнар белән эшләүче иң яхшы җәмәгать тәрбиячеләрен билгелиләр. Районнарда иң яхшы дип табылганнар республика күләмендә ярыша. Быел районнан бу конкурста мәдәният бүлегенең баш белгече Роза Гилева катнашты һәм «Защита детства» номинациясендә II...
-
Иске Минзәләбашта яңа рәсми гаилә туды
Иске Минзәләбаш авылыннан Рәсимә һәм Нияз Шәриповлар, 20 ел бергә яшәгәннән соң, мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерергә карар кылганнар. Аларны котларга хезмәттәшләре дә килгән. Гаиләдә, матур булып, Наилә үсеп килә.
-
Сарман журналисты Фәнис Яруллин белән бергә хезмәт иткән
Район журналистикасы тормышында Равил абый Гыймадиев исеме аерым урын биләп тора. Юкка гына аны, район журналистларының "атасы", дип атамыйлардыр. Күпме буын аның янәшәсендә эшләргә өйрәнде, аның күркәм сыйфатларын үзендә булдырырга тырышты. Ул кайда гына, нәрсә генә эшләмәсен, һәрвакыт төгәллеге, язмаларының фактларга бай, гаять эчтәлекле һәм кызыклы булуы белән аерылып торды....
-
Сине Сарман да көтә, Илсур!
Россиянең төрле төбәкләрендә армия сафларында хезмәт итүче якташ егетләребез сынатмыйлар. Бу хакта аларга бирелгән Почет грамоталары, часть җитәкчелегеннән әти-әниләре исеменә килгән Рәхмәт хатлары сөйли. Сарман егете - Североморск шәһәрендә диңгез флотында хезмәт итүче өлкән матрос Илсур Миңнуллин да часть бүләгенә лаек булды. "Яхшы хәрби хәзерлек, хәрби дисциплина таләпләрен төгәл үтәгән...
-
Сарманда чемпионнар кою остасы яши
Укытучы булса, шундый булсын: сокланырлык, хөрмәтләрлек, аның белән горурланырлык, аны һәрчак искә алырлык. Шундый укытучы дип мин Сарман урта мәктәбендә утыз биш елдан артык физик тәрбия дәресләрен алып баручы, үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән яраткан мөгаллимебез Сафин Фәрит Газыйм улын атар идем. Укытучы һөнәренә хас булырга тиешле яхшы сыйфатларның барысын...
-
Нөркәй авылының сугыш героена – 92 яшь
Истәлекле көннәр арасында 23 нче август мөһим урын алып тора. Чөнки нәкъ менә шушы көнне Курск дугасында немец гаскәрләре тар-мар ителә. Бу җиңүдә безнең райондашларыбызның да өлеше бик зур. Хәзерге көндә Курск сугышында катнашкан якташларыбызның берсе генә исән. Габделхак абый Абдуллин 1921 нче елда Нөркәй авылында туа. Җиде сыйныфны тәмамлагач,...
-
Күңел сине әле дә юксына
Бу көннәрдә безнең күңелләрдә - моңсулык. Авылыбызның иң хөрмәтле кешеләреннән берсе - 30 елга якын колхоз рәисе булып эшләгән, аның данын бөтен республикага таныткан, сугышның утлы юлларын кичкән, күп кенә хөкүмәт бүләкләренә лаек булган Вилдан ага Рамазановның вафатына 22 нче июньдә 10 ел була. Вилдан ага 1922 нче елның 16...
-
Сәхнәдә – 60 ел
Фәрхетдиновлар хакында чын мәгънәсендә "авылның мәдәни элитасы" дияргә була. Габделхай абый белән Фәния апа да бәхет эзләп читкә китмәгәннәр, аны шушында тапканнар. "Кайда таныштыгыз?" - дип сорамадык, җырлы-моңлы ике йөрәк бер-берсен озак эзләмәгәннәрдер. Шулай да Саклаубаш белән Кәүҗияк - икесе өчен дә бердәй якын, кадерле. Габделхай абый Саклаубашта туып үссә,...