Асия Сурмашева һәм Нәдия Дәүләтбаева – Сарман районында атна шәхесләре
Асия Сурмашева Кешенең кемлеген төсеннән белеп булмый, эшеннән белеп була, ди халык. Кешелекле, шәфкатьле, һәрвакыт игелекләр генә эшләргә тырышучылар ихтирам казанып яшиләр. Күтәмәле авылында да әз түгел андыйлар. Шуларның берсе - озак еллар Күтәмәле, Буралы Чишмә, Таза Чишмә, Ивановка авыллары халкына медицина ярдәме күрсәтүдә эшләгән Сурмашева Асия Рәшит кызы. Тырыш...
Асия Сурмашева
Кешенең кемлеген төсеннән белеп булмый, эшеннән белеп була, ди халык. Кешелекле, шәфкатьле, һәрвакыт игелекләр генә эшләргә тырышучылар ихтирам казанып яшиләр. Күтәмәле авылында да әз түгел андыйлар. Шуларның берсе - озак еллар Күтәмәле, Буралы Чишмә, Таза Чишмә, Ивановка авыллары халкына медицина ярдәме күрсәтүдә эшләгән Сурмашева Асия Рәшит кызы. Тырыш хезмәте, кешеләргә ихтирамлы мөнәсәбәте белән ул үзе дә халык арасында хөрмәт яулады. Эшләгән чорында аны халык, зурлап, авыл врачы, дип йөртте. Бүгенге көндә дә ул авылдашларын ярдәменнән, киңәшләреннән ташламый. Асия апа күпсанлы Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән, "СССРның сәламәтлек саклау отличнигы" исемен йөртә.
Асия апа Вил абый белән өч ул тәрбияләп үстерделәр, алар өчесе дә - хәрбиләр. Уллары белән алар бик горурланалар.
Киләсе елга Сурмашевлар бриллиант туйларын - бергә яшәүләренең 60 еллыгын билгеләп үтәчәкләр.
Нәдия Дәүләтбаева
Башкортстанның Бакалы районының Наратлы авылында туып-үскән кыз, язмышы гомерлеккә Сарман яклары белән бәйләнер, дип башына да китермәгәндер. Бу яклар турында «Сарман» җыры аша гына ишеткәндер әле ул.
Кырмыскалыда авыл хуҗалыгы училищесында бухгалтер белгечлеге алгач, Нәдия укуын Юматово техникумында дәвам итә. Тик аны Яр Чаллының КамАЗы үзенә тартып китерә. Биредә агрегат заводында эшли. Унбер кешелек бригадада - нибары ике кыз, калганнары - егетләр. Әмма эше һич ялыктырмый, чөнки ул аны яратып башкара. Кыз укуын читтән торып тәмамлый.
Булачак ире Альберт белән Бөгелмә вокзалында танышалар алар. Армиядән кайтып килүче егет, кызга бер күрүдә гашыйк була. Тик тулай торактагы бүлмәсенең санын әйтмәгән кызны, егет, Чаллыга килеп, күпме эзләсә дә, таба алмый. Бер елдан исә алар Актанышта, Нәдияне - заводтан, Альбертны шофер буларак урак вакытында ярдәмгә җибәргән җирдә яңадан очрашалар һәм инде башка аерылышмыйлар. Альбертка гомерне генә кыска язган икән, ул узган елда вафат булды.
Альбертның туган ягы дип, 1992 елда Сарманга кайталар. Нәдия озак еллар коммуналь милек белән идарә итү комитетында эшли (хәзерге җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы), читтән торып Уфа көнчыгыш икътисад, гуманитар фәннәр, идарә һәм хокук институтын тәмамлый. Идарә комитетында кыскартулар башлангач, ул мәдәният бүлегенә эшкә күчә. Хәзерге вакытта киноучреждениедә эшли. Күпьеллык тырыш хезмәте өчен Нәдия Миргасим кызы муниципаль район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев