Синең кешеләрең, Сарман... рубрикасы буенча яңалыклар
-
"Сарман" үзенең хәбәрчеләрен җыйды
26 нчы апрельдә Сарман газетасы үзенең актив хәбәрчеләрен "Шәрык" кафесына җыйды. Чәй табыны артында сөләшү барышында алар үткәннәрне барладылар, проблемаларын чишү юлларын эзләделәр, киләчәккә бурычлар билгеләделәр. Очрашу турында тулы язманы газетаның киләсе санында укыгыз.
-
Язучылар Җәлилдә
10 апрель көнне Әлмәт язучылары: Илүсә Нәбиуллина, Клара Булатова, Альберт Хәсәнов, Минзифа Әхмәтшина, Әлмәт язучылар бүлегенә 50 ел тулу уңаенннан Җәлил бистәсендә очрашуда булдылар. Очрашуга аларны индус Мәрдәншин җитәкчелегендәге "Җәлил чаткылары" әдәби берләшмәсе чакырды. Әдәби берләшмә җитәкчесе Индус Мәрдәншин берләшмәнең кичәгесе, бүгенгесе, киләчәге турында сөйләде, берләшмә әгъзаларының эш-гамәлләре белән таныштырды....
-
Безнең яктан, безнең туфрактан
Без Клара Булатова иҗатына гашыйк, аның әсәрләрен яратып укыйбыз. Ул тудырган шигъри мираска битараф түгелбез. Аның бик күп әсәрләрен яттан беләбез. Аны Сарман ягы язучылары арасында "Якты йолдыз" дип атар идек. Ул үзенең "простуй" теллелеге белән укучыларны җәлеп итә. Аның иҗаты белән даими танышып торабыз. Моңа кадәр Клара апаны "заочно"...
-
Ташысын әле гайрәт күкрәкләрдә
1964 нче ел. Мин авыл хуҗалыгы идарәсендә чөгендер үстерү буенча агроном булып эшлим. Идарәдән кеше гел өзелми. Ә минем Сарманга әле яңа гына килгән чак, кешеләрен белмим, барысы да миңа ят, чит сыман тоела. Менә шундый көннәрнең берсендә күрше бүлмәдә утыручы төзелеш инженеры Әхнәф Гатауллин белән таныштым. Әхнәф белән якыннан...
-
Яшәү дәртен сүндермичә
Гомер көзләренә кереп барганда, һәркем, тормыш йомгагын сүтә-сүтә, үткәне, кылган гамәлләре хакында уйлана булыр. Әйдәгез, Гөлниса Һадиеваның гомер пәрдәсенең бер читен күтәреп, аның үткәннәренә күз салыйк. 1953 нче елның феврале. Ире Әзһәрне эшкә озатып калган Гөлсинә кайнанасының да хәлен белеп кайтырга уйлый. Мусабай-Завод урамнарында кыш хакимлек итә. Гаҗәеп матур көн,...
-
Алтынга тиң киңәшләр
Чүтри кәмин - дүрт таш, Ниләр күрми безнең баш... Автобиографик планда язылган "Агымсуларга карап" повестен чын ихластан яратып укып чыкканнан соң да, миңа тынгылык бирмичә, шушы ике юл башымда айкалды. Шушы ике юллык такмак мине Шәйхи Маннур дигән язучыга "бәйләп куйды". Миндә кечкенәдән үк җырлау, рәсем ясау, хат язу маһирлыгы...
-
Сезне Сарман онытмый
1980 нче елда халык телендә "Химия" дип йөртелгән 250 кешедән торган тулы комплекс эшли башлады. Һәр тармакка тәҗрибәле белгечләр килде. Сарман урамнарына күз салам. Куйбышев урамы... Шунда килен булып төштем, өйдән -эшкә, эштән өйгә ашыктым, дус-ишләр таптым. Ут күршеләрем Зоя, Мөзәянә апалар, Җәмилә Гариповна, коллегам Розалия Мәхмүтовна, Әнисә (алар инде...
-
Таныш булыгыз: Талант!
Сарман сәнгать мәктәбе укытучысы Фәретдинова Рәйсәне төрле кичә-очрашуларда күргәнем булса да, ныгытып белми идем. Быел җәй азакларында минем шигырьгә язылган җырны конкурска алып барырга рөхсәт сорап шалтыратты. Бирмимме соң инде! Шигырь бит ул күңелдә бер төрле булып туа да, басылып чыккач, икенче төсмер ала, ә инде аңа көй язып, матур...
-
Ул тормышны ярата
Ачык йөзле, кайчан очрашсаң да, зарлануны белмәс, уен-көлке белән сөйләшүче бу ханымны мин күп еллардан бирле беләм. Ул, ерак араларны якын итеп, бик еш кына район үзәгенә килә, авыл ветераннары мәнфәгатьләрен кайгыртып йөри. Ә ара - чыннан да, якын түгел, утыз биш чакрымлап бар. Шәрләрәмә - район читендә диярлек урнашкан...
-
Хушлашу сүзе
Район җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде: 82 яшендә якташыбыз - татар язучысы, тәрҗемәче Тимергалин Адлер Камил улы вафат булды. Адлер Камил улы 1931 нче елның 1нче гыйнварында Иске Минзәләбаш авылында туа. Урта мәктәптән соң ике елга якын Казан дәүләт университетының физика-математика факультетында астрономия бүлегендә белем ала. 1952нче елда Ташкентка китеп, андагы...
-
Бер очрашу – үзе бер гомер
Һәр якның, һәр төбәкнең матур кешеләре бар. Төскә-биткә генә түгел, үзләренең күркәм эшләре, тоткан кыйблалары белән киләчәк буыннарга үзләреннән тирән эз калдыручы шәхесләр алар. Сарман төбәгенең шундый мәртәбәле шәхесләренең берсе - Татарстанның атказанган укытучысы, Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы Зиннурова Люция Мәснәви кызы. Туган авылы Сарайлының мәдәният йортында үткәрелгән "Бер очрашу...
-
Мактау тактасы
"Нөркәй" агрофирмасы бозау караучысы Раушания Исхакова Яңа елга зур хезмәт уңышлары белән керә. Ул үз тәрбиясендәге бозауларның һәркайсыннан 775 грамм уртача тәүлеклек үсеш алып, ел башыннан 183 центнер ит җитештерде.
-
Мактау тактасы
Халит Маликов - "Нөркәй" агрофирмасының иң алдынгы механизаторларының берсе. "МТЗ" тракторында эшләп, быел ул 12685,3 тонна сенаж, 17711,8 тонна силос салды.
-
Нәкыйп абый рәхмәте
Мортамакта яшәүче Нәкыйп Хафизов - район газетасына 3-12 нче декабрь аралыгында язылучылар арасында уйнатылган бүләкләрне отучыларның берсе. Бү-ләкне алырга килгәч, ул район газетасын яратып укуын, 1964 нче елдан үзе һәм якыннары турында язмалар чыккан барлык газеталарны җыеп баруын әйтте. Нәкыйп абый гомере буе колхозда шофер булып эшләгән. Бүгенге көндә мал-туар,...
-
Ул булдырмаган эш юк
Янгын күзәтчелеге дознавателе, эчке эшләр майоры Лилия Җәмил кызы Гулумованың тормыш һәм хезмәт юлы уңышлардан гына тора, дисәк, арттыру булмастыр. Куҗак авылында Җәмил абый белән Нәбирә апаның үрнәк гаиләсендә алтынчы бала булып туып-үскән кыз Иске Минзәләбаш мәктәбен гел «5»ле билгеләренә генә тәмамлый. Мәктәптән соң, партия чакыруы буенча, бер ел «Корыч...