Бу мөһим рубрикасы буенча яңалыклар
-
Рәсәй Президенты Владимир Путин илнең үзизоляция режимыннан чыгу этаплары хакында карар имзалады
12 майдан Россия гадәти тормышта яшәүгә күчә башлады. Хәзер инде үзчикләүләр түгел, ә үз-үзебезне саклау режимында яшәячәкбез.
-
Ленин урамында юллар ремонтлана
Бу көннәрдә район үзәгенең Ленин урамындагы юлларда агымдагы ремонт эшләре бара – асфальтта барлыкка килә башлаган ярыкларга санация үткәрелә.
-
“Җиңү көне” җырын төрле телләрдә җырлыйк
Әлеге проектның авторы – бердәмроссиялеләр. Проект кысаларында “День Победы” – “Җиңү көне” җырын Рәсәйнең, СССРның барлык халыклары телләрендә башкару планлаштырыла. ДИКТАНТПОБЕДЫ.РФ сайтында җырның тексты урнаштырылачак.
-
Ял паркында истәлек стеласы булачак
Дәһшәтле сугыш юлларын үтеп, Бөек Җиңү яулашкан каһарманнарыбыз батырлыгы алдында без баш иябез.
-
"Үземнең дәү бабам белән горурланам", - ди Петровка Завод мәктәбе укучысы Данил Степанов
Минем дәү бабам - Шаһиев Шәйхезада Вәлиевич 1923елда Сарман районы Шыгай авылында туган.
-
Хөкүмәт тарафыннан халыкка тәкъдим ителә торган отышлы программалар
Мини-ферма төзү өчен субсидия Яңа мал торагы салу һәм мал санын арттыруга юнәлтелә. Шарты: биш яки аннан да күбрәк баш мал асрау өчен мини-ферма төзү, аны 6 ай эчендә сафка бастыру; мал башы санын арттыру һәм аны биш ел дәвамында саклау. Субсидия күләме: ферма төзелешенең 70 процентыннан артык булмаган исәптә, мал башына карап, 200 меңнән 400 мең сумга кадәр. 2015 елдан башлап тормышка ашырыла. Шул вакыттан районда әлеге төр субсидиядән 38 хуҗалык файдаланган.
-
Бүгеннән татарстанда чәчтарашханәләр эшли башлады
СМС-пропусклар исемлегендә яңа максат барлыкка киләчәк.
-
Үзе кечкенә булса да
Белгечләр әйтүенчә, быел талпаннар иртәрәк уянганнар
-
Җиңү парады уздырылу вакыты күчерелде
Илдә яңа коронавирус йогышы (COVID-19) таралу куркынычын кисәтү һәм киметү буенча чаралар күрелә.
-
Дистанцион мөрәҗәгать итәргә мөмкин
Халык сәламәтлеген саклау, вирус таралу куркынычын киметү максатыннан, райондагы күп кенә оешма, предприятиеләрдә шәхси кабул итүләр туктатылды. Аларда дистанцион хезмәт күрсәтү гамәлдә.
-
Җиңү көне бәйрәмен күчермиләрме
“Җиңү көне быел булмый, диләр”; “Җиңү көнен күчерәләр икән”. Мондый имеш-мимешләр районда да ишетелгәләде, Интернет челтәрендә дә языштылар. “Таҗлы” вирус аркасында кайбер илләрдә күп кенә чаралар күчерелде, кичектерелде. Бәлки, шулардан чыгып та, халыкта шик тугандыр.
-
Песиләрдән коронавирус йогамы?
Кояш җылырак карый башлаган саен, этләр, песиләр дә урамга тартыла. Әле монда, әле тегендә кояш җылысына иркәләнеп яткан дүрт аяклы дусларыбызны күрергә мөмкин. Нихәл итәсең, аларга карантин юк.
-
20-30 апрельдә район газетасына очсызрак бәягә язылып була
“Сарман“ һәм “Новый Сарман” газеталарына 1 апрельдән 2020 елның икенче яртыеллыгына яздыру башланды.
-
Яраткан артистыбыз Равил Шәрәфиевның әйтер сүзе бар. Безгә дә кагыла ул, хөрмәтле дуслар
Бу катлаулы заманда һәрберебез Аллаһы Тәгаләнең ярдәменә таяна, Аннан яшәргә - көч, авырлыкларны җиңәргә сабырлык сорый.
-
Россия Президенты Владимир Путин кушуынча, коронавирус таралу очракларын киметү максатыннан, 2020 елның 1 октябрена кадәр социаль ярдәм күрсәтү чаралары автомат рәвештә озайтылалар
Халыкны социаль яклау бүлеге, Республика материаль ярдәм күрсәтү үзәгенең 37 нче санлы филиалы район бүлекчәсе дә дистанцион хезмәтләр тәкъдим итә.