Бу мөһим рубрикасы буенча яңалыклар
-
Юлларда сак булыгыз,райондашлар!
Норлат юлында юл һәлакәте булган.Юлларда бозлавык,сак йөрегез,дуслар! Фотолар:https://vk.com/djalil_dps алынды.
-
"Сарман" газетасына очсыз бәядән язылырга ике көн калды,райондашларым!
Барлык почта бүлекчәләрендә бары тик 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр генә дәвам итә.Бу көннәрдә "Сарман"га ташламалы бәяләрдән -616 сум 50 тиенгә языла аласыз! Фото:https://pixabay.com/ru/photos/ алынды.
-
"Сарман"га язылу дәвам итә
Район газетасына 2018 елның беренче яртысына яздыру бара."Сарман"га ярты елга язылу бәясе аерым кешеләр өчен -669 сум,оешмалар өчен 759 сум тәшкил итә."Новый Сарман" газетасына 390 сумга язылырга мөмкин. Район газетасына альтернатив яздыру да бара.Аңа редакциядә язылып,шуннан яки үзәк базар янындагы "Фотоэксклюзив"тан килеп аласы була."Сарман"га альтернатив язылу бәясе -350 сум,"Новый Сарман"-250...
-
«Жәяүле кичүе» профилактик чарасы бара.
«Жәяүле кичүе» профилактик чарасы бара. Татарстан Республикасы территориясендә жәяүлеләрнең куркынычсызлыгы торышы борчу тудыра. Шунлыктан бу категория юл хәрәкәтендә катнашучылар катнашында юл хәлакәте китереп чыгаручы шартларны булдырмау буенча актив эш таләп ителә. Быел Татарстан Республикасы территориясендә 1215 жәяүлеләрне бәрдерү очрагы теркәлде, нәтижәдә 88 кеше үлде, 1151 төрле дәрәжәдәге тән жәрәхәтләре алдылар....
-
Белеп торырга кирэк
Тормышта төрле хәлләр була,аның бәла-казасы да килеп чыгарга мөмкин.Теге яки бу куркыныч янаганда,халыкны радио-телевидение аша кисәтәләр,тревога сигналы бирәләр.Һәркем мондый очракта үзен ничек тотарга кирәклеген белергә тиеш. Тулы мәгълүматны ссылкалар буенча укыгыз: https://vk.com/doc200499291_454411430 https://e.mail.ru/attachment/15101292610000000888/0;2 https://e.mail.ru/attachment/15101292610000000888/0;4 фото :https://pixabay.com/ru/пожар-открытый-огонь-горячие-пламя-2925122/ алынды.
-
Пенсия фонды идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре Җәлил бистәсенең консультация ноктасында гражданнар кабул итә.
Һәр атнаның сишәмбесе Пенсия фонды идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре Җәлил бистәсенең консультация ноктасында гражданнар кабул итә. 2017 елның 10 ае эчендә алар барысы 1268 кеше кабул иттеләр. Җәлил халкы һәм бистәгә якын торучылар бик еш кына пенсия күләме турында белешмә алырга, эштән киткәнлек турында белешмә тапшырырга, иминият таныклыклары алырга, 1,5...
-
Сак булыгыз юлларда.
Юлдагылар исән - имин йөрсен, Хәерле юл телик аларга. Фәрештәләр һәрчак саклап торсын, Чыккан чакта ерак юлларга. Юллар, юллар илтәсез сез безне, Һәрвакытта кирәк урынга. Юлда йөргән чакта уйлыйк әле, Өйдә көтүчеләр турында. Догасын укып, озатып кала Баласына көн дә әнисе. Сак бул, кешем, юллар чатында син, Сәфәрләрнең телим изгесен....
-
Ничек ялган Ватсапка дучар булмаска
Миллионнан артык кулланучы ялган WhatsApp файдаланып, кибермошенниклар корбаны булган. Бу хакта "Известия" җиткерә. Фальш WhatsApp Google Play сервисында Update WhatsApp Messenger исеме белән булган, шунлыктан аны күбесе яңарту өчен дип кабул иткән. Шулай да вирус гаджет хуҗаларына җитди зыян салмаган: ул бары тулы экранлы реклама биргән, пароль һәм карталардан акча...
-
Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин Татарстан республикасының Конституция көне белән котлый
25 ел элек безнең төп законыбыз - Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителде. Ул Татарстан дәү-ләтчелегенең яңа тарихында зур вакыйга, демократик, хокукый һәм социаль дәүләт төзелешендә мөһим адым булды. Татарстан Конституциясе шәхес иреген һәм хокукларын хөрмәт итү, гражданлык теләктәшлеге принциплары-на нигезләнеп төзелгән. Нәтиҗәдә җәмәгатьчелекнең төрле өлкәдәге башлангычларының, аның идарә итүдә катнашуының...
-
Райондашларыбызны бүген нинди һава торышы көтә?
https://yandex.ru/pogoda/sarmanovo?from=serp_title фото из:https://vk.com/public147862424
-
Халыклар бердәмлеге көне белән муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллинның котлавы
4 ноябрьне без Халыклар бердәмлеге көне буларак бәйрәм итәбез. Тарихтан билгеле булганча, моннан 405 ел элек, 1612 елның 4 ноябрендә, россиялеләр берләшеп, илебезгә бәреп кергән поляк баскынчыларына кар-шы көрәштә зур җиңү яулыйлар. Ватан иминлегенә куркыныч янаган авыр вакытта төрле милләт вәкилләре-нең бергәләшеп илбасарларга каршы күтәрелүе Россиядә таркаулык процессын туктата, берләшүгә...
-
Хат ташучыларны ярыштырабыз
Район газетасына 2018 елның беренче яртыеллыгына яздыруда стимул булдыру максатыннан, "ТАТМЕДИА" җәмгыяте хат ташучылар һәм почта бүлекчәләре арасында конкурс игълан итә. Анда районның барлык хат ташучылары һәм почта бүлекчәләре катнаша ала. Җиңү өчен газетага яздыруда 2017 елның беренче яртысы-на яздыруга караганда кимендә 5 процентка үсешкә ирешү шарт итеп куела. Шулай...
-
Язылу бүләк ит!
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте җитәкчеләрне «Язылу бүләк ит-2018» акциясендә катнашырга чакыра. Акция кысаларында Татарстанның танылган шәхесләре газета-журналларга үзләре генә язылып калмыйча, туганнарын, якыннарын яздыралар, балалар йортларына, ветераннарга, социаль учреждениеләргә язылу бү-ләк итәләр. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, акциягә кушылып, Татарстандагы барлык интернат-йортларга подписка бүләк итте. Узган абунә кампанияләрендә акциянең почетлы катнашучылары арасында...
-
Ноябрь аена намаз вакытлары
материал һәм фото http://baltaci.ru/news/din-һәm-tormyish/noyabr-aena-namaz-vakyitlaryi алынды
-
Җомга туры, дуслар. Теләгән теләкләребез, кылган догаларыбыз кабул булсын.
Җомга - атнаның иң изге көне, олуг бәйрәм көнедер. Аеруча бу көннәрдә җомга намазы, никах укыла. Изге җаннардан Адәм галәйһиссәлам белән Хаува анабыз да шушы көндә никахланган. Сөләймән галәйһиссәлам белән Бәлкыйс, Йосыф галәйһиссәлам белән Зөләйха, Муса галәйһиссәлам белән Сафура, Мөхәммәд галәйһиссәлам белән хәзрәти Хәдичә һәм хәзрәти Гайшә дә шушы көндә...