САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

“Тәүфыйк” мәчетендә остаханә эшләячәк

“70 төрле һөнәр” проекты кысаларында район үзәгенең “Тәүфыйк” мәчетендә ир балаларны һәм кызларны төрле һөнәрләргә өйрәтү буенча остаханә бүген яңа бинада үзенең эшен башлады.

Моңа кадәр мәчет эчендә оештырылган түгәрәккә йөрүче балалар өчен яңа мөмкинлекләр ачылды.
- Егетләр һәм кызлар аерым вакытларда шөгыльләнәчәкләр. Ир балалар агачтан, тимердән, пластиктан төрле әйберләр, җиһазлар ясарга һәм ремонтларга, төрле төзелеш һәм төзекләндерү, электрик, эретеп ябыштыру һәм башка эшләргә өйрәнсәләр, кызларны тегәргә, бәйләргә, аш-суга, чүлмәк ясау кебек һөнәрләргә өйрәтәчәкбез. Һәр һәнәрнең үз остазы булачак. “70 һөнәр иясе нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?” – дигән сорауга җавап итеп, логотип янына шул сыйфатларны яздык. Иң беренче чиратта, бала иманлы булырга тиеш. Тәрбиянең нигезе – иман, әдәп, ата-анага хөрмәт. Андый кеше – ул ышанычлы, максатчан, белемле, көчле, тырыш, сабыр, зирәк, тәвәккәл. Кулы һөнәр белү кенә түгел, ә нәкъ менә шушы сыйфатларга да ия булырга тиеш бала. Монда бала коллектив белән эшләргә өйрәнә, эгоизм дигән нәрсә юкка чыгарга тиеш. Башкаларга карата хөрмәт, исраф итүгә каршы көрәш, хезмәтне хөрмәт итү, кадерләү кебек сыйфатлар да тәрбияләү - безнең максат, - диде мәчетнең имамы Илнур хәзрәт Сабуров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев