30 ноябрь 2012 яңалыклары
-
30 ноябрь. Хәбәрләр
30 ноябрь. Хәбәрләр:29 ноябрьдә Җәлил поселогында сәнгать мәктәбенең өр-яңа бинасын ачу тантанасы булды. "Татнефть» акционерлык җәмгыяте ярдәме белән төзелгән әлеге бинада барлык уңайлыклар тудырылган, бүлмәләр иркен, заманча җиһазлар белән җиһазландырылган. Мәктәпне ачу тантанасында "Татнефть» акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Р.Мөхәммәдиев, район башкарма комитеты рәисе Л.Нуртдинов, "Татнефть" акционерлык җәмгыяте профсоюз комитеты...
-
Һәр адымыңны уйла
Дөнья җәмәгатьчелеге 1 нче декабрьне Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтә. Районда ВИЧ-инфекциянең беренче очрагы 2000 нче елда теркәлде. Шул вакыттан башлап, 83 кеше исәпкә алынды. Россиядә ВИЧ-инфекция белән авыручылар саны арта бара. Инфекциянең таралуы буенча ил дөньяда 52 нче урында тора. Бу - бөтен халыкның 1,1 проценты...
-
Бәйрәм булса, шундый булсын
Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә без Аналар көнен билгеләп үттек. Бу - барыбыз өчен дә кадерле бәйрәм. Ана, әни! Җаннарны җылыта, күңелләргә тынычлык иңдерә торган нинди ягымлы сүзләр! Без һәрвакыт аларның кояштай күңел яктысын, иңнәребездә кулларының җылысын тоябыз. Әниләребезне кайгы-борчулардан саклыйк, алар сәламәт булып, куанып яшәсеннәр. Менә шушы олы бәйрәм Янурыс авылы...
-
Р.Миңнеханов – Сарманда
Республиканың министрлыклар, ведомстволар җитәкчеләре, әледән-әле районга килеп, халык белән очрашып торалар, кабул итүләр уздыралар. 28 нче ноябрьдә Сарманда республика ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Нургали улы Миңнеханов булды. Ул гражданнарны кабул итеп, аларның үтенеч-сорауларына җавап бирде. Алар Сарманда светофор урнаштыруга, машиналарны теркәтүгә, автотранспорт чараларын иминиятләүгә, машиналарны штраф-стоянкаларга куюга кагылышлы иделәр. Соңыннан...
-
Сак бул – ялган акча!
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан 23 нче ноябрьдән 7 нче декабрьгә кадәр шундый исем астында профилактик операция игълан ителде. Аның максаты - ялган акчаларның кулланылышын кисәтү, аларны әйләнештән алу, республикага керү каналларын ябу, ялган акча эшләүчеләр һәм таратучыларны тоткарлау. Агымдагы елның 9 аенда Татарстан Республикасының акча әйләнешеннән 1168 данә...
-
Инвалидларны кайгыртып
3 нче декабрь - Халыкара инвалидлар көне. Бу атнада ТР Министрлар Кабинетында үткәрелгән чираттагы брифинг шушы дата уңаеннан уздырылачак чараларга багышланды. Республикада барлыгы 316 мең инвалид яши. Аларның 14 меңе - балалар. Брифингта билгеләп үтелгәнчә, аларны яклау буенча төрле чаралар үткәрелә. Инвалидлар ай саен акчалата түләүләр алалар. Сугыш инвалидлары өстәмә...