30 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Сарманда Өлкәннәр көненә багышланган тантана үтте
1 октябрь - авыр сугыш еллары чыныктырган, аннан соңгы еллар хезмәт батырлыгы булган, хәзерге көндә дә яшь буынга үрнәк булып торган өлкәннәребез көне районда быел да зурлап билгеләп үтелде. Бүген "Шәфкать" үзәге иллеләп өлкән кешене бәйрәм табыны артына җыйды. Өлкәннәрне иң элек үзәк директоры Хәмзә Фарукшин сәламләде, аларга исәнлек-саулык, бәхетле...
-
Яр Чаллы-Сарман юлында җәяүлене бәрдергәннәр
29 сентябрьдә 22:12 сәгатьтә Яр Чаллы-Сарман юлының 42 нче километрында Toyota Corolla автомобиле йөртүчесе тиешле тизлекне сакламый һәм җәяүлене бәрдерә. Җәяүле юл уртасыннан барган булып чыга. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә җәяүле шундук вафат була.
-
Район "йолдызчыклары" Әлмәттә "Созвездие-Йолдызлык" фестивале концертында катнаштылар
Әлмәт шәһәрендә "Созвездие-Йолдызлык" 14 нче ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале концерты булды. Анда Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Сарман, Зәй һәм Түбән Кама районнарыннан 300дән артык "яшь йолдыз" чыгыш ясады. Сарман районын "Юлдаш" вокал триосы, "Умырзая" бию коллективы һәм җырчы Рузилә Бәдертдинова тәкъдир иттеләр.
-
Икенче санлы Җәлил урта мәктәбендә Индус Мәрданшинның Хәтер кичәсе узды
Безне, икенче санлы Җәлил урта мәктәбенең 7 "А" һәм 7 "В" укучыларын, беренче дәрестә акт залына Индус Мәрданшинның Хәтер кичәсенә чакырдылар. 18 июльдә Җәлил бистәсенең мөхтәрәм кешесе, Татарстан Язучылар берлегенең әгъзасы Индус Мәрданшин дөньядан китте. Бу барыбыз өчен дә бик зур югалту булды. Кичәдә татар теле һәм әдәбият укытучысы Әлфинур...