САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда Өлкәннәр көненә багышланган тантана үтте

1 ок­тябрь - авыр су­гыш ел­ла­ры чы­нык­тыр­ган, ан­нан соң­гы ел­лар хез­мәт ба­тыр­лы­гы бул­ган, хә­зер­ге көн­дә дә яшь бу­ын­га үр­нәк бу­лып тор­ган өл­кән­нә­ре­без кө­не ра­йон­да бы­ел да зур­лап бил­ге­ләп үтел­де. Бүген "Шәф­кать" үзә­ге ил­ле­ләп өл­кән ке­ше­не бәй­рәм та­бы­ны ар­ты­на җый­ды. Өл­кән­нәр­не иң элек үзәк ди­рек­то­ры Хәм­зә Фа­рук­шин сә­лам­лә­де, алар­га исән­лек-сау­лык, бә­хет­ле...

1 ок­тябрь - авыр су­гыш ел­ла­ры чы­нык­тыр­ган, ан­нан соң­гы ел­лар хез­мәт ба­тыр­лы­гы бул­ган, хә­зер­ге көн­дә дә яшь бу­ын­га үр­нәк бу­лып тор­ган өл­кән­нә­ре­без кө­не ра­йон­да бы­ел да зур­лап бил­ге­ләп үтел­де.

Бүген "Шәф­кать" үзә­ге ил­ле­ләп өл­кән ке­ше­не бәй­рәм та­бы­ны ар­ты­на җый­ды. Өл­кән­нәр­не иң элек үзәк ди­рек­то­ры Хәм­зә Фа­рук­шин сә­лам­лә­де, алар­га исән­лек-сау­лык, бә­хет­ле карт­лык те­лә­де. Ра­йон баш­лы­гы Нә­фис За­ки­ров, ра­йон җи­тәк­че­ле­ге исе­мен­нән бәй­рәм кот­лау­ла­рын, күпь­ел­лык фи­да­карь хез­мәт­лә­ре өчен рәх­мәт сүз­лә­рен ра­йон Баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се урын­ба­са­ры Ин­ди­ра Сә­хи­по­ва җит­кер­де. "А­выр чор­лар ки­чер­сә­гез дә, сез ки­лә­чәк­кә өмет, ыша­ныч бе­лән ка­рый­сыз. Зи­рәк, акыл­лы ки­ңәш­лә­ре­гез бе­лән без­гә та­я­ныч бу­лып то­ра­сыз. Кү­бе­гез ра­йон тор­мы­шын­да, җә­мә­гать эш­лә­рен­дә бү­ген­ге көн­дә дә ак­тив кат­на­ша. Сез­гә исән­лек-сау­лык, нык­лы сә­ла­мәт­лек, ма­тур, ты­ныч тор­мыш, мул­лык те­лим", - ди­де ул. Ра­йон ве­те­ран­нар со­ве­ты рә­и­се Лиф­кать Фа­зул­лин, ха­лык­ны со­ци­аль як­лау бү­ле­ге на­чаль­ни­гы Гөл­на­ра Ху­җи­на да өл­кән­нәр­гә иң ма­тур те­ләк­лә­рен иреш­тер­де­ләр. Гөл­шат Мос­та­фи­на, Гү­зәл Лот­фи­е­ва, Ләй­сән Ва­гый­зо­ва, Алек­сандр Илю­хин баш­ка­ру­ын­да­гы җыр һәм би­ю­ләр дә бәй­рәм сә­ла­ме бул­ды­лар. Сәх­нә ве­те­ра­ны Ро­за апа Гә­рә­е­ва, чор­даш­ла­рын тәб­рик­ләп, җыр баш­кар­ды.

Сүз уңаеннан

Ра­йон­да 11286 пен­си­о­нер яши. Алар­ның 3423 е - хез­мәт, 56 сы - Бө­ек Ва­тан су­гы­шы, 1262 се - тыл ве­те­ра­ны. Ир­лә­ре яу кы­рын­да ятып кал­ган яки кайт­кач ва­фат бул­ган 284 тол ха­тын яши. 366 ве­те­ран­ның то­рак шарт­ла­ры ях­шыр­тыл­ды - алар то­рак бе­лән тәэ­мин ител­де. Ра­йон­да 90-99 яшь­лек 131 өл­кән ке­ше бар. 3 ке­ше 100 яшь­лек юби­лей­ла­рын бил­ге­ләп үт­те­ләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев