САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Икенче санлы Җәлил урта мәктәбендә Индус Мәрданшинның Хәтер кичәсе узды

Безне, икенче санлы Җәлил урта мәктәбенең 7 "А" һәм 7 "В" укучыларын, беренче дәрестә акт залына Индус Мәрданшинның Хәтер кичәсенә чакырдылар. 18 июльдә Җәлил бистәсенең мөхтәрәм кешесе, Татарстан Язучылар берлегенең әгъзасы Индус Мәрданшин дөньядан китте. Бу барыбыз өчен дә бик зур югалту булды. Кичәдә татар теле һәм әдәбият укытучысы Әлфинур...

Безне, икенче санлы Җәлил урта мәктәбенең 7 "А" һәм 7 "В" укучыларын, беренче дәрестә акт залына Индус Мәрданшинның Хәтер кичәсенә чакырдылар.

18 июльдә Җәлил бистәсенең мөхтәрәм кешесе, Татарстан Язучылар берлегенең әгъзасы Индус Мәрданшин дөньядан китте. Бу барыбыз өчен дә бик зур югалту булды. Кичәдә татар теле һәм әдәбият укытучысы Әлфинур Гарифуллина дөрес әйтте: "Ул үзенең үлеме киләчәген белгән һәм бу уйларны кәгазьгә салган".

Индус абый Икенче санлы Җәлил урта мәктәбе укучылары белән бик яхшы таныш иде. Ул һәрвакыт хөрмәтле кунак булды.

Хәтер кичәсендә татар теле, әдәбият укытучылары, китапханәче Гүзәлия Гарипова, Лилия Гулумова катнаштылар. Кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ландыш Шәйдуллина башлап җибәрде. Ул "Һәркемнең дә була үз көзе" китабын тәкъдир итте. Укытучы сөйләгән вакытта, мин Индус әфәнденең нинди кызыклы, пунктуаль, иҗади кеше икәнен аңладым. Андый кешеләр белән аралашасы, күрешәсе, кызыксынасы килә бит... Соң аңлаганмын, шәт.

Аннан соң сүз Гүзәлия Гариповага бирелде. Ул әйткәнчә, шагыйребез һәрьяклап үсеш алган һәм барысына да өлгерә торган булган, бөтен эшне үзе эшләгән. Гүзәлия апа да иң ошаган шигырен укырга ашыкты.

Шулай ук биредә Әлфинур Гарифуллина, мәктәп сәркатибы һәм "Җәлил чаткылары"ның әгъзасы Лилия Гулумова чыгыш ясадылар. Алар сөйләгәннәрнән: "Индус абый хәрби, янгын сүндерүче булган. Ул тагын меңләгән һөнәрләргә ия булган кеше, гыйлемле һәм тырыш иде. Безнең мәктәпне хөрмәтләп тора иде, талантларыбыз күп, дип китап чыгарырга карар кылган иде".

Миңа, нишләптер, Индус абыйның исеме янына, фамилия урынына "Супермен", яки "Супер ир-ат" кебек язып куясым килә иде. Хәер, кичәдә булган малайлар-кызлар да шулай дип уйлагандыр. Дөрес сүзләр һәм фикерләр патшасы иде бит ул... Рус һәм татар телләрендә китаплар чыгарган, 33 ел "Җәлил чаткылары" әдәби-иҗат берләшмәсенең җитәкчесе булган, газеталар һәм журналлар битләрен горур бизәп торган.

Ә хәзер...барыбызга да юксынырга, сагынырга, хөрмәтләргә генә калды.

Резеда Әлмиева, икенче санлы Җәлил урта мәктәбенең 7 "А" сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев