30 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Районда укылмый торган дәүләт номерлары белән йөрүчеләр еш очрый
Юл иминлеген тәэмин итүдә профилактик рейдлар үткәрү иң нәтиҗәле чаралардан санала. 27-29 январь көннәрендә район ЮХИДИ инспекторлары чираттагы шундый чара уздырдылар. Барлыгы 37 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды. 14 - укылмый торган дәүләт номерлары белән, 6 - төзек булмаган транспорт чарасы белән, 6 - иминиятләү полисыннан башка йөрүчегә, 3 махсус утыргычтан...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – татарча салат
Сезгә татарча салат рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - бозау ите (яки башка ит) - 300 грамм; - бәрәңге - 5 данә (400 грамм тирәсе); - кишер, чөгендер - 2 данә; - маринад өчен - 2 тырнак сарымсак, борыч, кориандр, шикәр, тоз, лимон согы яки серкә; - кәбестә - 200...
-
Район территориясендә «Тоннель» профилактик чарасы үткәрелде
27 январьда район территориясендә «Тоннель» профилактик чарасы үткәрелде. Бу юлы ул кичке якта булды. Профилактик чара барышында 47 транспорт чарасы туктатып тикшерелде. 6 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды. Алар арасында икесе - куркынычсызлык каешларын кулланмаучылар, тагын ике кеше - укылмый торган номерлар белән йөрүчеләр, бер төзек булмаган транспорт чарасы белән йөрүче...
-
Саклаубаш мәктәбендә студентлар белән очрашу кичәсе үтте
Саклаубаш мәктәбендә студентлар белән очрашу кичәсе узды. Ел саен шушы вакытта уза торган бу чараны укучылар түземсезлек белән көтеп алалар. Төрле елларда мәктәпезне тәмамлаган укучылар белән очрашу балаларга үзләренә уку йорты, һөнәр сайлаганда зур этәргеч булып тора. Студентлар үзләре белем ала торган уку йортлары белән таныштырдылар, укучыларга киңәшләрен, теләкләрен җиткерделәр,...
-
Зур Нөркәй мәктәбендә директорларның район семинары үтте
26 январьда Зур Нөркәй мәктәбендә "Укытучылар һәм укучыларның бердәм эшчәнлеге - сыйфатлы белем нигезе" темасы астында мәктәп директорларының район семинары үтте. Семинарда мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Рузилә Әхмәтшина, методистлар Римма Хафизова, Айгөл Әхмәдуллина, мәктәп директорлары катнаштылар. Тулырак язманы район газетасының алдагы саннарыннан укый аласыз.
-
"Нөркәй" агрофирмасы призына хоккей ярышлары оештырылды
Кичә Шәрләрәмә авылында "Нөркәй" агрофирмасы призына хоккей ярышлары үтте. Аларда 4 команда катнашты - Сарман, Петровка Завод, Шәрләрәмә һәм Мәләкәс командалары. Урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 1. Шәрләрәмә 2. Петровка Завод 3. Мәләкәс Җиңүчеләргә һәм призерларга грамоталар, бүләкләр һәм Кубок тапшырылды.