29 июль 2016 яңалыклары
-
Июльнең соңгы көннәрендә Сарманда кызу булачак
Менә 2016 елда июль аеның соңгы атнасын да озатабыз. Аның соңгы көннәре шимбә-якшәмбегә туры килә. Ул көннәр башкалардан артык аерылмаячак - прогнозлар буенча, Сарманда кызу булачак.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – маринадланган скумбрия
Сезгә маринадланган скумбрия рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - лавр яфрагы - 2 данә; - хуш исле борчаклы борыч - 4 данә; - тоз - 2 аш калагы; - шикәр - 1 аш калагы; - су - ½ литр; - яңа скумбрия - 2 данә. Катырылган балыкның эчен алабыз, юабыз...
-
Янурыста "Без спорт балалары" дигән чара үтте
Янурыс авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар бакчасында "Без спорт балалары" дигән чара үткәрделәр. Балалар төрле ярышларда катнаштылар, йөгерештеләр, сикерделәр, аркан тартыштылар. Алар күңелле итеп ял иттеләр. Фоторепортаж - Сарман муниципаль районы порталында.
-
Районда төрле милләт халкы тату яши
Узган атнада Татарстанда Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл булып китте. Ул, милләтара тынычлык һәм гражданлык килешүе территориясе буларак, Татарстанның үзенчәлекле миссиясен билгеләп үтте. - Татарстанда шундый якын килү - традиция: христиан һәм мөселманнарның иң изге мирасларын торгызу буенча эш даими һәм планлы рәвештә алып барыла. Һәм республика җитәкчелеге һәрвакыт...
-
Иске Кәшердә Илгизәр Зарипов чишмәләрне чисталыкта тота
Су - яшәү чыганагы һәм дөньяның кыйммәтле байлыгы. Чишмәләр чисталык, сафлык, пакълек билгесе булып торалар. Киң күңелле кешене генә чишмә суының сафлыгына тиңлиләр. Иске Кәшер авылында да бар андый кешеләр. Зарипов Илгизәр абый гомере буе кешегә яхшылык кына кыла, тау астыннан агып чыккан чишмәне ул, кешеләргә уңайлы булсын дип, саклап...