САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда төрле милләт халкы тату яши

Уз­ган ат­на­да Та­тарс­тан­да Мәскәү һәм бө­тен Русь Пат­ри­ар­хы Ки­рилл бу­лып кит­те. Ул, миллә­та­ра ты­ныч­лык һәм граж­дан­лык ки­леш­үе тер­ри­то­ри­я­се бу­ла­рак, Та­тарс­тан­ның үзенчә­лек­ле мис­си­я­сен бил­геләп үт­те. - Та­тарс­тан­да шун­дый якын килү - тра­ди­ция: хрис­ти­ан һәм мө­сел­ман­нар­ның иң из­ге ми­рас­ла­рын тор­гы­зу бу­ен­ча эш да­и­ми һәм план­лы рә­вештә алып ба­ры­ла. Һәм рес­пуб­ли­ка җитәк­че­ле­ге һәр­ва­кыт...

Уз­ган ат­на­да Та­тарс­тан­да Мәскәү һәм бө­тен Русь Пат­ри­ар­хы Ки­рилл бу­лып кит­те.

Ул, миллә­та­ра ты­ныч­лык һәм граж­дан­лык ки­леш­үе тер­ри­то­ри­я­се бу­ла­рак, Та­тарс­тан­ның үзенчә­лек­ле мис­си­я­сен бил­геләп үт­те.

- Та­тарс­тан­да шун­дый якын килү - тра­ди­ция: хрис­ти­ан һәм мө­сел­ман­нар­ның иң из­ге ми­рас­ла­рын тор­гы­зу бу­ен­ча эш да­и­ми һәм план­лы рә­вештә алып ба­ры­ла. Һәм рес­пуб­ли­ка җитәк­че­ле­ге һәр­ва­кыт тра­ди­ци­он кон­фес­си­яләр­нең из­ге баш­лан­гыч­ла­рын күтә­реп алыр­га әзер. Сез ка­ра­гыз: дөнь­я­да та­гын кай­да хрис­ти­ан со­бо­ры ни­ге­зендә юга­ры мө­сел­ман ру­ха­ни­ла­рын кү­рергә мөм­кин? Ба­ры тик Рос­си­ядә генә. Без - үзгәләр, һәм без­нең кө­че­без шун­да! - ди­де ул.

Чын­нан да, җөмһү­ри­я­те­без һәр­ва­кыт ан­да яшәү­че ха­лык­лар ара­сын­да иге­лек­ле­лек һәм үза­ра аң­ла­шып яшәү үрнә­ген күрсәт­те. Һәм күп га­сыр­лар­дан бир­ле килә тор­ган миллә­та­ра ты­ныч­лык, үза­ра ки­лешү, баш­ка ха­лык­лар­ның ди­ненә, мәдә­ни­я­тенә һәм йо­ла­ла­ры­на ка­ра­та хөрмәт бү­ген­ге көндә дә рес­пуб­ли­ка үсе­ше­нең ни­ге­зе бу­лып то­ра. Бу ра­йон ми­са­лын­да да ачык ча­гы­ла.

Сәид хәзрәт Ха­ков, ра­йон­ның имам-мөхтә­си­бе:

- Күп га­сыр­лык мәдә­ни һәм ру­хи ми­рас­ка сак ка­раш, әх­ла­кый кыйммәтләр­не терәк итеп алу - рес­пуб­ли­ка өчен хас нәрсә. Җөмһү­ри­я­те­без күп га­сыр­лар­дан бир­ле төр­ле ха­лык­лар­ның күп­милләт­ле ур­так йор­ты бу­ла­рак үсеп килә. Ан­да ис­лам һәм хрис­ти­ан мәдә­ни­я­те кыйммәтлә­ре, ар­хи­тек­ту­ра ше­девр­ла­ры һәм дин то­ту­чы­лар өчен кадерле урын­нар бар.

Без­нең ди­не­без - Ис­лам ди­не дә милләтләр ара­сын­да үза­ра ти­гез­лек­не про­па­ган­да­лый. "Мин сез­не төр­ле милләтләр итеп ярат­тым. Нин­ди дә бул­са ае­рым милләткә өс­тен­лек би­рел­ми. Сез кыл­ган гамәллә­ре­гез белән генә ае­ры­ла­чак­сыз", - дигән Ал­ла­һы Тә­галә.

Ра­йон­да 43 мә­чет эшләп килә. Ис­лам ишеклә­ре һәр­кем өчен ачык. Бу да - рес­пуб­ли­ка алып бар­ган ти­гез­лек сәясә­те­нең ча­гы­лы­шы. Ра­йон­да шак­тый ел рәттән "Ши­фа" ди­ни, тәр­би­я­ви һәм сә­ламәт­лек ял­ла­ры оеш­ты­ры­ла. Ан­да быел ир-ба­ла­лар сме­на­сын­да 50 ба­ла ял ит­те. Бү­ген­ге көндә кыз ба­ла­лар сме­на­сы эш­ли һәм ан­да 54 ба­ла сә­ламәт­ле­ген ны­гы­та. Авыр га­илә ба­ла­ла­рын буш­ка ка­бул итә­без. Әй­тик, Лә­кедән хрис­ти­ан ди­нендә­ге га­илә ба­ла­ла­ры ял ит­те. Анд­рей "Иң тәр­би­я­ле ба­ла" но­ми­на­ци­я­сендә җиңү яу­лап, кәрәз­ле те­ле­фон белән бүләклән­де. Уз­ган ел Әлмәттән рус кы­зы ял итеп, "Ши­фа"­ны бик яра­тып киткән иде.

Ла­герь­да ба­ла­лар өчен төр­ле түгәрәкләр, спорт ярыш­ла­ры үткә­релә, ян­гын сак­чы­лы­гы, кар­тинг-клуб, му­зей һәм баш­ка урын­нар­га экс­кур­си­яләр оеш­ты­ры­ла. Бы­ел "Ро­бин­зон" кө­не дә уз­ды­рыл­ды. Көн са­ен һәр от­ряд га­зе­та чы­га­ра.

Бил­ге­ле бул­ган­ча, Ра­ма­зан - из­ге­лек ае. Бы­ел бу уңай­дан 90 күчтәнәч-па­кет әзерләп, "Шәф­кать" белән ки­ле­шеп, мох­таҗ га­иләләргә та­рат­тык. Өчтән ар­тык ба­ла­ла­ры бул­ган га­иләләргә икешәр па­кет тап­шыр­дык. Алар ара­сын­да баш­ка диндә­ге га­иләләр дә шак­тый иде. Ал­ла­һы Тә­галә бу дөнь­я­га ке­ше­не из­ге­лек сөю­че бу­ла­рак ярат­кан. Бу уңай­дан бер гыйбрәт­ле хәл­не искә тө­шерә­се килә. Пәй­гамбә­ре­без күр­ше­сендә бер яһүд яшәгән һәм ул чү­бен көн са­ен пәй­гамбә­ре­без ишек тө­бенә ки­те­реп куя тор­ган бул­ган. Пәй­гамбә­ре­без мо­ңа ачу­лан­ма­ган, көн са­ен чүп­не ти­еш­ле җи­ренә алып куй­ган. Көннәр­нең бер­сендә чүп кү­ренмәгән. Пәй­гамбә­ре­без, авы­рып кит­те микән әллә, дип, яһүд кү­рше­се­нең хә­лен бе­лергә кергән. Нә­тиҗәдә яһүд, үза­ра мәрхәмәт­ле­лек­не кү­реп, ис­лам, чын­нан, да из­ге­лек ди­не икән, дип, ис­лам ди­нен ка­бул иткән. Ал­ла­га шө­кер, ра­йон­да төр­ле дин ке­шелә­ре та­ту яшиләр.

Төр­ле ха­лык­лар­да ру­хи кыйммәтләргә ка­ра­та хөрмәт тәр­би­яләнү дә - бик ях­шы. Бү­ген­ге көндә мә­четләр, гый­бадәт йорт­ла­ры тор­гы­зы­ла. Уз­ган ел­ның но­яб­рендә Пре­зи­ден­ты­быз Рөстәм Миң­не­ха­нов, мө­сел­ман һәм хрис­ти­ан­нар­га бердәй хөрмәт күрсә­теп, ти­еш­ле Указ­га кул куй­ды.

- Ка­зан ико­на­сы со­бо­рын тор­гы­зу белән беррәттән, Бол­гар Ис­лам ака­де­ми­я­се тө­зе­ле­ше алып ба­ры­ла. Бу - Та­тарс­тан алып ба­ра тор­ган ди­ни һәм миллә­та­ра ты­ныч­лык һәм ки­лешү­нең ачык ми­са­лы, - ди­де ул.

Юрий Ан­то­нов, Лә­ке авы­лы мәдә­ни­ят йор­ты ди­рек­то­ры:

- Без үз ди­не­без­не то­тып, бо­рын­гы го­реф-гадәтлә­ре­без­не яңар­тып, баш­ка милләт һәм дин вә­киллә­ре белән үза­ра дус һәм та­ту яши­без. Күптән тү­гел бик ма­тур итеп Пит­рау бәйрә­мен үткәр­дек. Бәйрәм белән тәб­рикләргә ра­йон баш­лы­гы Фә­рит Хөс­нул­лин үзе кил­де, Та­ма­ра Под­ва­ло­ва­га, Ра­илә Аса­но­ва­га, Иван Гор­де­ев­ка мәдә­ни­я­те­без үсе­шенә, го­реф-гадәтлә­ре­без­не яңар­ту­га керткән өлешлә­ре өчен Рәхмәт хат­ла­ры тап­шыр­ды. Бездә яшәп киткән, керә­шеннәргә бик күп җы­лы ши­гырьлә­рен ба­гыш­ла­ган ша­гыйрә Кла­ра Бу­ла­то­ва да ярат­кан керә­шеннә­ре­нең бәйрә­мен кү­рергә килгән иде. "Нөркәй" аг­ро­фир­ма­сы ди­рек­то­ры Ва­зыйх Гыйль­мет­ди­нов матди ярдәм күрсәтте.

Тирә-як авыл­лар­дан да шак­тый гы­на ку­нак­лар кил­де. Шу­ны­сы ку­а­ныч­лы: Пит­рау­ны һәм баш­ка бәйрәмнә­ре­без­не та­тар­лар да үз итә, күп ел­лар­дан бир­ле без­нең белән бергә бәйрәм итәләр.

Җө­ридә ел са­ен Пит­рау рес­пуб­ли­ка күлә­мендә зур­лап бәйрәм ителә. Ли­а­на Ан­то­но­ва "Керә­шен чибә­ре" кон­кур­сын­да приз­лы урын ал­ды. Бәйрәмгә керә­шен йор­ты кү­ре­не­шен әзерлә­дек, авы­лы­быз­дан чык­кан ша­гыйрь Ямаш Игәнәй­нең, Кла­ра Бу­ла­то­ва­ның тор­мыш юл­ла­ры һәм иҗат­ла­ры­на ба­гыш­лан­ган күргәзмәләр алып бар­дык. Керә­шеннәр­нең "Ту­ым җон­ды­зы" бәй­ге­сендә "Ай­ба­гыр" ба­ла­лар фольк­лор ан­самб­ле­без I урын­га ла­ек бул­ды.

Авы­лы­быз­да Алек­сандр Андров һәм ха­лык ярдә­ме белән чиркәү саф­ка бас­ты­рыл­ды. Гый­бадәт кы­лыр­га баш­ка авыл­лар­дан да дин кардәшлә­ре­без килә.

Ре­зедә Вә­ли­е­ва, ра­йон үзә­ге­нең "Ли­ли­я" ба­ла­лар бак­ча­сы мө­ди­ре:

- Та­тарс­тан мил­ли бәйрәмнәр­не һәм фес­ти­вальләр үткәрү тра­ди­ци­я­сен баш­лап җибәрү­челәр­нең бе­рен­че­се бул­ды. Ка­зан ба­ла­лар бак­ча­ла­ры Рос­си­ядә иң ях­шы ике тел­ле бак­ча бу­ла­рак та­ныл­ды­лар. Бу һәм баш­ка ми­сал­лар рес­пуб­ли­ка­да һәр ха­лык­ның мил­ли үза­ңын тор­мыш­ка ашы­ру, Та­тарс­тан­да яшәү­че бар­лык ха­лык­лар­ның мәдә­ни үсе­ше өчен нин­ди шарт­лар ту­ды­ры­лган­лы­гын күрсәтә.

Ка­зан ба­ла­лар бак­ча­ла­ры­ның гы­на тү­гел, без­нең дә го­рур­ла­ныр­лык эшлә­ре­без бар. Уз­ган ел би­линг­валь ба­ла­лар бак­ча­ла­ры­ арасында үткә­релгән кон­курс­та рес­пуб­ли­ка күлә­мендә җиңү яу­ла­дык һәм 1 мил­ли­он сум күлә­мендә грант от­тык. Мо­ңа ике дәүләт те­ленә дә ти­гез ка­ра­вы­быз нә­тиҗә­сендә иреш­тек. Бак­ча­быз­га төр­ле милләт ба­ла­ла­ры йө­ри. Ба­ла­лар­га 4-5 яшьтән рус те­ле дә өйрә­телә. Алар­ны бар­лык милләтләр­нең мәдә­ни­я­те, го­реф-гадәтлә­ре белән та­ныш­ты­ра­быз, алар­га ка­ра­та хөрмәт тәр­би­я­ли­без. Нәүрүз, Кар­га бот­ка­ла­ры белән беррәттән, Май ча­бу һәм баш­ка бәйрәмнәр­не дә бил­геләп үтә­без.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев