29 апрель 2016 яңалыклары
-
Юлтимер мәктәбе укучылары агач утырттылар
27 апрельдә Юлтимер мәктәбе укучылары агач утыртырга чыктылар. Укучылар һәм укытучылар барлыгы 400 төп агач утырттылар.
-
Районда Бердәй дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы эшли башлаячак
1 январьдән алкогольле эчемлекләр сатуны контрольдә тоту өчен Бердәй дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы (ЕГАИС) эшли башлады. Республика Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органыннан хәбәр итүләренчә, безнең районда әлеге система тулысынча гамәлгә ашырылган: алкогольле эчемлекләр сатуга лицензияләре булган 75 оешманың барысы да ЕГАИСка ялганган. Аларның 32се Сарманда һәм Җәлил бистәсендә,...
-
Сарман районында өмәләр дәвам итә
Санитар-экологик икеайлык кысаларында районда өмәләр дәвам итә. Без дә алардан читтә калмыйбыз, даими рәвештә Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәген җыештырабыз. Бүген дә корыган һәм начар хәлдә булган агачларны, ботакларны кистек, чүпләрне җыйдык. Сүз уңаеннан Иртәгә, 30 апрельдә, Мортамак, Күтәмәле, Яңа Имән, Буралы Чишмә авыллары зиратларында өмәләр үтәчәк. Алар 8.00 сәгатьтә башланачак.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – гөмбә белән кыздырылган бәрәңге
Сезгә гөмбә белән кыздырылган бәрәңге рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: -бәрәңге - 5 данә; - зур суган - 1 данә; - сарымсак - 1 тырнак; - гөмбә - 300 грамм; - май - нинди булса да ярый; - тоз, борыч - тәм буенча. Зур табаны кыздырабыз, май салабыз. Бәрәңгене салам...
-
29 апрель – Бөтендөнья бию көне
Бүген, 29 апрельдә, Бөтендөнья бию көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм 1982 елдан бирле ЮНЕСКО карары буенча үткәрелә. Бәйрәмнең төп максаты - биюнең барлык юнәлешләрен дә бердәм сәнгать төре буларак берләштерү. "Бию теле" бар халыкны да бер телдә сөйләштерә.
-
Саклаубашта үткән бәйрәм һәммәсен таң калдырды
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! Апрель. Гөрли шигырь бәйрәмнәре Бу арада кая карама. Шагыйрь улын зурлый татар халкы, Тукай яши безнең арада... Мин дә шул шигырь бәйрәмнәре тәэсирендә яшим бу көннәрдә. Башта Минзәлә педагогика көллиятеннән чакыру алып, яшьлегебез эзләре калган уку йортында булып кайттым. 22 апрельдә үзләре бик кечкенә булсалар да,...
-
Күтәмәле мәктәбе укучылары чишмә тирәләрен чистарттылар
Күтәмәле мәктәбе укучылары "Чишмәләрне чиста тоту" акциясе кысаларында чишмә тирәләрен чистарттылар. Бу акциядә мәктәпнең "Яшел планета" экологик хәрәкәтенең волонтерлары катнашты.