Саклаубашта үткән бәйрәм һәммәсен таң калдырды
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! Апрель. Гөрли шигырь бәйрәмнәре Бу арада кая карама. Шагыйрь улын зурлый татар халкы, Тукай яши безнең арада... Мин дә шул шигырь бәйрәмнәре тәэсирендә яшим бу көннәрдә. Башта Минзәлә педагогика көллиятеннән чакыру алып, яшьлегебез эзләре калган уку йортында булып кайттым. 22 апрельдә үзләре бик кечкенә булсалар да,...
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Апрель.
Гөрли шигырь бәйрәмнәре
Бу арада кая карама.
Шагыйрь улын зурлый татар халкы,
Тукай яши безнең арада...
Мин дә шул шигырь бәйрәмнәре тәэсирендә яшим бу көннәрдә. Башта Минзәлә педагогика көллиятеннән чакыру алып, яшьлегебез эзләре калган уку йортында булып кайттым. 22 апрельдә үзләре бик кечкенә булсалар да, олы шагыйребезне зурлаган Карашай Саклау балалар бакчасына йөрүче сабыйларның бәйрәмен карап хозурландым. 26 апрельдә элекке Тукай совхозы булган Саклаубаш авыл җирлегендә күләмле итеп, бик уйлап планлаштырылган кичәдә катнашу насыйп булды. Җирлек җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев инде март аенда ук чакырып куйган иде. Бик оста, булдыклы оештыручы икән, дигән фикер калды аның турында.
Мәдәният йортына барып керүгә, албүлмәдә матур итеп җыештырылган татар өе, аның кырында моңсу гына "Әллүки" көен тыңлап утыручы шагыйрь һәйкәле каршы алды. Диварларда Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аерып, Тукай совхозының озак еллар җитәкчесе булган Сафин Тимергали абыйга багышланган фотосүрәтләр, төрле язмалар урын алган.
Кичәне дә Тукай исемен йөрткән шушы җирлектә эшләп, ил байлыгын ишләгән Саклаубаш, Өчөйле һәм башка авыл хезмәтчәннәренең фидакарь эшләрен барлау, җирлекнең тарихына яшь буынның игътибарын юнәлтү белән башлап җибәрде Әлфис. Совхозда иң алдынгы терлекчеләргә, игенчеләргә үзләренең Тукай премиясен бирү традицияләрен дә искә төшерде ул. Шул премия ияләре булган Тәнзилә, Саҗидә, Тәкыя, Литфия апаларын чакырып, рәхмәт хаты белән бүләкләрен дә тапшырды.
Кунаклар арасында шушы авылда туып-үскән, туган җиренең тарихы һәм бүгенгесенә битараф булмаган Альфира ханым Габдуллина үзенең шигырь юллары белән җитәкченең чыгышын тулыландырды. Ветераннар берлеге рәисе Мортазин Гомәрнең чыгышы да бик тәэсирле булды. Авыл имамы Хәйдәр хәзрәтнең хәер-фатихасын алып, мәктәп балалары шагыйрҗь һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Кичәнең икенче өлешен - шигырь бәйрәмен уздыру өчен сәхнәне дә бик матур итеп бизәгәннәр. Монда инде сәхнәгә укучылар хуҗа! Саклаубашлылар саранланып тормаган, тирә-юнь мәктәпләреннән дә шигырь сөючеләрне чыгыш ясарга чакырганнар. Сөлек, Тәкермән, Нөркәй балалары, чит сәхнә бу, дип, һич тә югалып калмадылар, бик матур итеп һөнәрләрен күрсәттеләр.
Урта мәктәбе булган авыл - бәхетле авыл инде ул. Анда әзер җырчылар, кичәне алып баручылар, укучылары дисеңме, мөгаллимнәре дисеңме - барысы да бар. Уртак тел табып, тату итеп эшләгәндә, андый коллектив белән тау күчерергә була. Ә Саклаубаш гомер-гомергә җырга, биюгә оста кешеләргә бай булды. Зур көч куйганнар шигырь бәйрәмен әзерләүгә. Балалар, сәхнә осталары диярсең, дөрес тынышлар белән, Тукайның җиткерәсе килгән фикерләренә хилафлык китермичә, искитәрлек чыгышлар ясадылар. Ә Әлфис абыйлары аларның берсен дә игътибарсыз калдырмады, сәхнәгә, яннарына менеп, аркаларыннан сөя-сөя, рәхмәтен әйтеп, бүләкләр тапшырды. Кичәне Тукай шигырьләре белән бизәп, үтемле, тәэсирле итеп, Саклаубаш урта мәктәбенең татар теле укытучысы һәм әдәбияты Альфира Габдуллина алып барды. Аның укучылары "Сарман" газетасы уздырган конкурста да актив катнаштылар, гомумән, ул җитәкләгән "Яшь хәбәрчеләр" түгәрәгендә яшь каләм тибрәтүчеләр шактый.
Балалардан соң сәхнәгә районыбызның тынгысыз сәхнә осталары күтәрелде. Рафис Уразаев, үзенең моңы белән әсир итеп, кул чабуларга күмелде. Ул арада Рафаэль Гыйләҗев, Гомәр Мортазин, Валентин Кузьмин берсеннән берсе матур гармуннарын күтәреп чыктылар да сызып та җибәрделәр. Гармунчы чабыш аты кебектер инде ул, көйләре генә түгел, үзләре дә бер җыр шикелле кешеләр, аларынң бармаклары гына түгел, аяклары, күзләре, кашлары, хәтта башларындагы түбәтәйләре дә җырлый һәм бии сыман.
Сарманда эшли торган музейның директоры Дания Кәшипованың тагын бер һөнәре бар икән әле - ул бөтен кичәне видеога төшереп барды.
Мондый күләмле чараларны берәүләр өстән җитәкчеләр кушканга, икенчеләр үттеме-үттегә тамга салу өчен оештырса, саклаубашлылар исә чын йөрәктән, күңел җылыларын салып, ихласлык белән әзерләп үткәрделәр. Килгән һәр тамашачыны, чыгыш ясаган балаларны кайнар чәй, коймак белән сыйлап озаттылар. Һәркем зур канәгатьлек хисе алып, Тукай шигырьләрен тагын бер кат исләренә төшереп, оештыручыларга чын күңелдән рәхмәт әйтеп таралышты бәйрәмнән.
Мин инде, гадәттәгечә, бәйрәмгә күчтәнәч итеп шигырь алып бардым.
Тукай туган
Татар теле - авыл теле,
Үги булган, ятим булган.
Милләт теле итәр өчен
Бу җиһанга Тукай туган.
Мәскәү якасыннан тоткан,
Халыкны бастырган, тыйган.
Татар җанын кузгатырга,
Уятырга Тукай туган.
Сабыйчакның сами хисен
Ятим Тукай яхшы тойган.
Балаларны сөендереп,
Матур шигырьләре туган.
"Шүрәлесе", "Су анасы" -
Әкиятләр коеп куйган.
Үзе гали, үзе гади,
Бөек шагыйрь җиргә туган.
Үгисетсә дә язмышы,
Ул көрәшче, көчле булган.
Туган телне һәйкәл итеп,
Күңелләргә кереп тулган.
Татар теле бүген тагын
Калды авыл теле булып.
Ил башына килсә икән
Тукай төсле берәү туып.
Вәсимә Хәйруллина, Чураш авылы.
Шулай ук укыгыз:
Саклаубашта үткән Тукай бәйрәмендә Зур Нөркәй урта мәктәбе укучылары катнаштылар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев