29 март 2016 яңалыклары
-
ТР прокуроры Илдус Нәфыйков районга эшлекле сәфәр кылды
Бүген районга Татарстан Республикасы прокуроры Нәфыйков Илдус Сәид улы эшлекле сәфәр кылды. Аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район прокуроры Элдар Сабиров каршы алдылар. Визиты кысаларында республика прокуроры район халкын кабул итү уздырды. Алдан язылу буенча аңа бу көнне 24 кеше мөрәҗәгать итте. Сорауларның күпчелеге җир рәсмиләштерү, пенсия билгеләү, хезмәт...
-
Сарманлылар район газетасы сайтына котлаулар һәм белдерүләр бирәләр
Хөрмәтле дуслар! Безнең сайтка сез котлаулар бирә аласыз. Дусларыгызны, якыннарыгызны бәйрәмнәр белән котлау мөмкинлеге бар. Аларга оригиналь бәйрәм котлавы ясагыз һәм онытылмаслык күтәренке кәеф өләшегез! Изге теләкләрегез "ВКонтакте" челтәрендәге "САРМАН": иң яңа хәбәрләр!" төркеменә дә урнаштырылачак. Тәбрикләүләрне еракта яшәүче туганнарыгыз да күрә алачаклар. Шулай ук сайтка белдерүләр бирү мөмкинлеге дә...
-
Сарман аграр көллияте коллективы Саклаубашта концерт күрсәтте
28 март Саклаубаш авылы мәдәният йортында Сарман аграр көллияте коллективы яшь буынга һөнәри ориентация буенча зур концерт күрсәтте. Студентларның берсеннән-берсе яхшы чыгышларын тамашачылар көчле алкышларга күмде. Авыл җирлеге башлыгы Әлфис Мөхәммәтгәрәев коллективка иҗади уңышлар теләде, авыл халкы исеменнән рәхмәт җиткерде.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – дөге һәм ананас белән тавык
Сезгә дөге һәм ананас белән тавык рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - тиресез һәм сөяксез тавык түшкәләре - 2 данә; - ананас - 1 данә; - арборио дөгесе - 100 грамм; - башлы суган - 1 данә; - тозлы җир чикләвеге - 50 грамм; - кызыл чили борычы - ½...
-
Әлмәт авылында "Морад Рәмзи: тәкъдир һәм язмыш" дигән күргәзмә эшли башлаячак
1 апрельдә Әлмәт авылына якташыбыз, тарихчы, дин белгече Морад Рәмзигә багышланган "Морад Рәмзи: тәкъдир һәм язмыш" дип исемләнгән күргәзмә кайтачак. Ул шул көннән ук эшли башлаячак. Фото Сарман муниципаль районы порталыннан алынды. Шулай ук укыгыз: Район вәкилләре "Морад Рәмзи: тәкъдир һәм язмыш" дигән күргәзмә ябылу тантанасында катнаштылар
-
Моабит дәфтәрләре – тарихта беренче тапкыр Сарманда!
Татарстан Республикасының Милли музее, Муса Җәлил музей-квартирасы, Сарман районы Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее тырышлыгы белән Сарманда 1 апрель көнне Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, татар шагыйре Муса Җәлилгә багышланган күргәзмә ачыла. Күргәзмә кысаларында шагыйрнең мемориал ядкарьләр Моабит дәфтәрләре белән танышырга мөмкин булачак. Күргәзмә апрель ае...
-
Кул эшләре осталары арасында конкурс. Сарманнан Камәрия Миннуллина
Кулы белгән кешегә рәхәт инде, дияргә яратабыз без. Ә нигә әле синең яки минем кулдан килмәскә тиеш ул эш? Менә Сарманда яшәүче Камәрия Миннуллина да өченче класста укыганда ук чигә башлаган булса да, газета кәгазеннән төрле эшләнмәләр ясарга узган елның ноябрендә генә өйрәнгән. - "Шәфкать"тә ял иттем ул чакта. Шунда...
-
"Сарман" газетасына очсыз бәядән язылып калырга ашыгыгыз!
1 апрельдән газета-журналларга 2016 елның икенче яртыеллыгы өчен язылу башлана һәм … бәяләр арта. Бу шаярту түгел! Ә аңа кадәр яраткан газетагызга - «Сарман»га иске бәядән язылып кала аласыз. Газетага почта бүлекчәләрендә дә, Интернет аша да язылырга мөмкин. Редакциягә килеп язылганда, ул очсызрак, тик газетаны килеп тә аласы була. Шулай...