28 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Өчөйле Саклауда "Әдәби календарь" дигән китап күргәзмәсе оештырылды
Укучыларда матур әдәбиятка,китапка мәхәббәт тәрбияләү,тел байлыкларын үстерү, дөньяга карашын киңәйтү йөзеннән Өчөйле Саклау авыл китапханәсендә "Әдәби календарь" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмә янында шагыйрь Һади Такташның тууына - 115 ел, язучы Адлер Тимергалинның тууына - 85 ел, язучы Гомәр Бәшировның тууына- 115 ел тулу уңае белән "Җан азыгы -...
-
Район газетасына котлау-белдерү бирүнең дә үз тәртибе бар
Җыелышларның берсендә "Газетадагы белдерүләр соңга калган була, вакытында ала алмыйбыз, шунлыктан белдерүдә язылган чараларга бара алмыйбыз", - дигән үтенеч яңгыраган иде. Ачыкланганча, хат ташучылар газета-журналларны көнендә үк тараталар икән. Редакциядә бу хакта сөйләшү булды. Без белдерүләрне реклама бирүче кайсы көнне бастырырга дисә, шул көнне бастырабыз. Алар белдерүләрне алданрак бирәләр, чөнки...
-
Сарманлылар ана капиталын инвалид балаларны җәмгыяткә социаль яктан яраклаштыру өчен тота алачаклар
2016 елдан башлап ана капиталы сертификатына ия булган гаиләләргә инвалид балаларны җәмгыятькә социаль яктан яраклаштыру өчен товарлар алырга һәм хезмәт күрсәтүгә тотарга рөхсәт ителә. 2016 елның 1 январеннән көченә керүче әлеге канунны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин имзалаган. Канун нигезендә ана капиталы акчаларын медицина социаль экспертизасы билгеләгән аерым реабилитация программасы...