27 февраль 2017 яңалыклары
-
"Мин әнигә булышам" конкурсы. Җәлилдән Рәминә Каюмова
Җәлил бистәсеннән Рәминә Каюмова "Мин әнигә булышам" конкурсында катнаша. Аңа 1 яшь 8 ай. Әни "ватсап"та утыра, Инде миңа нишләргә? Әти кайтып җиткәнче, Кирәк берни әмәлләргә! Ашарга да пешерәм, Юам мин идәнен дә. Өйдәге бөтен эшләр дә - Бер яшьлек Рәминәдә!
-
"Мин әнигә булышам" конкурсы. Чукмарлыдан Раил Шәрифуллин
Чукмарлы авылыннан Раил Шәрифуллин "Мин әнигә булышам" конкурсында катнаша. Аңа 1 яшь 9 ай.
-
Район автомобиль сөючеләре транспорт чарасында балалар йөртү тәртибен бозалар
Узган атнаның ялларында кичке якта булган рейдларда 34 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды. Алар арасында 3 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче бар иде. Транспорт чарасында балалар йөртү тәртибен бозучы - 4, вакытында ЮХИДИ штрафларын түләмәгәүче - 3, иминиятләү полисыннан башка йөрүче - 10, куркынычсызлык каешларын кулланмаучы 8 шофер административ...
-
Ләшәү Тамак мәктәбендә "Аҗаган" ярышлары узды
25 февральдә Ләшәү Тамак мәктәбендә хәрби-патриотик айлык кысаларында "Аҗаган" ярышлары үткәрелде. Ике команда төрле спорт уеннарында үзләренең көчләрен сынашты. Барлык укучыларда бик теләп һәм актив катнаштылар.
-
"Мин әнигә булышам" конкурсы. Иске Кәшердән Айзат Миңнеголов
Иске Кәшер авылыннан Айзат Миңнеголов "Мин әнигә булышам" конкурсында катнаша. Аңа 4 яшь. "Бәләкәй чактан ук әнигә булышырга яратам", - ди Айзат.
-
Армиядә хезмәт итүче райондаш егетләр әниләрен һәм якыннарын 8 Март белән котлый алалар
Хөрмәтле армия сафларында хезмәт итүче егетләр! 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне якынлаша бит. Сезнең дә әниләрегезне, якыннарыгызны, сөйгәннәрегезне бәйрәм белән котлыйсыгыз киләдер. Сез һәрберегез дә диярлек ВКонтакте челтәренә кереп чыгасыз. Хатын-кызларны бәйрәм белән котларга теләсәгез, шунда Сарман Редакция шәхси битенә хат яза аласыз. Котлаулар көтеп калабыз!
-
"Мин әнигә булышам" конкурсы. Сарманнан Сабина Әхкәмова
"Мин әнигә булышам" конкурсында чираттагы катнашучыбыз - Сарманнан Сабина Әхкәмова. Аңа 6 яшь.
-
Райондашыбыз "Болгар" радиосы премиясенә лаек булды
Илсөя Бәдретдинова башкаруында Вәсимә апа Хәйруллина сүзләренә иҗат ителгән "Дәшмәгез" җырына төшерелгән клип "Болгар" радиосының милли музыкаль премиясенә лаек булды - "Иң яхшы клип" номинациясендә җиңүче дип табылды. 25 февраль көнне "Пирамида" күңел ачу комплексында премияне тапшыру тантанасы булды. Анда Вәсимә апа да чакырулы иде. - Җырның сүзләре кулыма эләккәч,...
-
"Мин әнигә булышам" конкурсы. Саклаубаштан Камил Абдуллин
Саклаубаш авылыннан Камил Абдуллинга 6 яшь. Ул "Мин әнигә булышам" конкурсында катнаша. Сарманны бик яратабыз, Гәҗитен дә, үзен дә. Төрле кызыклы бәйгеләр Үткәрәләр үзендә. Мин дә катнашырга булдым «Сарман хәбәрләрендә». «Мин әнигә булышам»да Әниләр бәйрәмендә. Таныштырыйм әле, дуслар - Миңа 6 яшь хәзер. Бер эштән дә курыкмыймын, Бөтен эшкә дә...
-
Карашай Саклау мәктәбендә спорт ярышлары үтте
Карашай Саклау мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган спорт ярышлары күңелле үтте. Ярышта җиңүче 6 нчы сыйныф укучысы Фирүзә Гарипова һәм 7 нче сыйныф укучысы Илназ Сафин грамота белән бүләкләнделәр.
-
"Мин әнигә булышам" конкурсы. Җәлилдән Ләйсән һәм Лилия Галиевалар
"Мин әнигә булышам" конкурсында чираттагы катнашучыларыбыз - Җәлил бистәсеннән Ләйсән һәм Лилия Галиевалар. Ләйсәнгә 6 яшь, Лилиягә - 3.
-
"Мин әнигә булышам" конкурсы. Сарманнан Илхан Сәхбиев
Сарманнан Илхан Сәхбиевка 2 яшьтә 6 ай. Ул "Мин әнигә булышам" конкурсында катнаша.