27 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Район халкы шикле әйберләргә кагылмаска тиеш
Җәмәгать урыннарында, күпкатлы йортларның баскыч мәйданчыкларында, ишек төпләрендә шикле күренгән әйберләргә тап булсаң, нишләргә? Күпләр бу сорауга ничек дип тә җавап бирергә белмидер. Ә бит иясез сумка, тартма, хәтта курчак эчендә шартлагыч матдә булуы мөмкин. Әгәр шундый шикле әйбергә тап булгансыз, һәм ул анда торырга тиеш түгел, дип саныйсыз икән,...
-
Сарманда чагыштырмача салкын һава торышы сакланачак
Прогнозлар буенча, ял көннәрендә Сарманда чагыштырмача салкын һава торышы сакланачак. Иртәгә, 28 январьда, -16 -21 градус салкын булачак, бераз кар явачак. 29 январьда, якшәмбе көнне, район үзәгендә -17 -22 градус суык булачак, көн аяз булыр дип көтелә.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – шоколадлы чәй
Сезгә шоколадлы чәй рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - коры сөт - 2 чәй калагы; - какао - 2 чәй калагы; - тартылган дарчин - тәм буенча; - кара чәй - 200 миллилитр. Кара чәй кайнатабыз. 3-5 минут тотабыз. Чынаякта коры сөт белән какао бутыйбыз. Дарчин өстибез. Коры ингредиентлар өстенә...
-
Саклаубаш мәктәбендә библиодәрес үткәрделәр
Саклаубаш мәктәбендә библиодәресләр әледән-әле үтеп тора. 2-4 нче сыйныф укучылары белән дә "Китап төзелеше" темасына шундый дәресләрнең берсе уздырылды. Дәрес башында китап төзелеше, аның элементлары белән презентация ярдәмендә таныштыру булды. Аннары, укучыларны өч төркемгә бүлеп, төркемнәргә тәкъдим ителгән китаплардан аның төрле өлешләрен күрсәтү буенча, ярыш оештырылды. Дәрес азагында, укучыларның белемнәрен...
-
Районда хуҗасыз этләр проблемасы бар
Соң - кичке сигез-тугызларда гына "прогулка"га чыгу гадәтемне туктаттым әле. Алла сакласын, ни булмас, мин әйтәм. Әнә, беркөнне, әле көндезге якта, Гагарин урамындагы тыкрыктан бик усал эт килеп чыкты да беркая җибәрми - өрә дә өрә, аяк атламакчы булам, өскә сикерердәй булып ярсый. Ярдәм өмет итеп, як-ягыма каранам - урамда...
-
Сарманның "Сандугач" балалар бакчасында кошларны яраталар
Сарманның "Сандугач" балалар бакчасында кошларны яраталар. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әти-әниләре белән кошларны ашатырга җимлекләр ясаганнар. Салкын кышларда азык булыр, язлар җиткәч, җылы яклардан кайтучы канатлы дусларын каршылар өчен шулай тырышалар алар.