26 декабрь 2016 яңалыклары
-
Районда ЮХИДИ рейдлары дәвам итә
Узган атнада ял көннәрендә юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча чираттагы профилактик рейд уздырылды. Ул, 18.00 сәгатьтә башланып, иртәнге 2.00гә кадәр дәвам итте. Рейд барышында 2 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче тоткарланды. Шулай ук иминиятләү полисыннан башка, укылмый торган дәүләт номерлары белән йөрүчеләр саны да күп иде. Бүгенге...
-
Районның ике авыл җирлегенә машина ачкычлары тапшырдылар
22 декабрьдә башкаланың "Корстон" кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында республиканың Муниципаль берәмлекләр советының XI съезды узды. Форум эшендә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин җитәкчелегендә безнең район делегациясе дә катнашты. Съезд эшен башлар алдыннан Дәүләт Советында муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелә торган конкурс җиңүчеләренә машина ачкычлары тапшырдылар. Бүләкләнүчеләр арасында районның Югары Чыршылы авыл җирлеге...
-
Юлтимер балалар бакчасында Кыш Бабай килүне көтәләр
Юлтимер балалар бакчасы Яңа ел бәйрәменә әзер. Ишегалдында кардан сыннар ясалды, әти-әниләр арасында кул эшләре, рәсем конкурслары үткәрелде.
-
Зур Нөркәй мәктәбендә Яңа ел бәйрәмнәре бик күңелле үтте
Зур Нөркәй урта мәктәбендә 23-24 декабрь көннәрендә Яңа ел бәйрәмнәре гөрләп үтте. 1-4 нче сыйныф укучылары "Куян өендә" кунакта булдылар, 5-7 нче сыныф укучылары " Алтын әтәчкәй" әкияте буйлап сәяхәт иттеләр, 8-11 нче сыйныф укучылары "Карбикә" патшалыгына бардылар. Яңа ел бәйрәмнәре бик күңелле үтте.
-
Сарман гимназиясенең өйдә белем алучы укучыларын Кыш Бабай белән Кар кызы котладылар
Бәйрәмнәрне кече яшьтәге балалар гына түгел, ә өлкәннәр дә бик теләп көтеп ала. Сарман гимназиясендә оештырылган чараларда укучылар, бик теләп, активлык күрсәтәләр. Ләкин төрле сәбәпләр белән бәйрәмдә катнаша алмаган укучыларны да читтә калдырмыйлар. Гимназия директоры Ләйсән Шамилова инициативасы белән быел өйдә белем алучы укучыларга Кыш Бабай белән Кар кызы үзләре...
-
Район газетасына 2017 елның беренче яртысына язылу тәмамлануга бер генә көн калды
Газета-журналларга, шул исәптән "Сарман" һәм "Новый Сарман" газеталарына, 2017 елның беренче яртысына яздыру кампаниясе бара. Ул 27 декабрьгә кадәр (шул көнне дә кертеп) дәвам итәчәк. "Сарман" газетасына ярты ел өчен яздыру бәяләре түбәндәгечә: аерым кешеләр өчен - 621 сум, оешмалар өчен - 711 сум, альтернатив подписка (редакциягә яки үзәк базар...
-
"Кыш Бабай белән бергә" конкурсы. Шәрләрәмә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр
"Кыш Бабай белән бергә" конкурсы дәвам итә. Чираттагы катнашучыларыбыз - Шәрләрәмә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр.
-
"Сарман" газетасы призына волейбол ярышларыннан фоторепортаж
Сезгә "Сарман" газетасы призына үткәрелгән волейбол ярышларыннан фоторепортаж тәкъдим итәбез.
-
Сарман гимназиясе укучылары Яңа ел уңаеннан оештырылган бәйрәмнәрдә катнаштылар
23 һәм 24 декабрь көннәрендә Сарман гимназиясе укучылары Яңа ел уңае белән оештырылган бәйрәмнәрдә катнаштылар. Ул уку алдынгыларын тәбрикләү белән башланып китсә, соңыннан Кыш Бабай һәм Кар кызын каршы алу, төрле уеннар, җырлар һәм биюләр белән дәвам итте. Укучылар тарафыннан әзерләнгән театральләштерелгән тамаша барысына да бик ошады.