26 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Сарман "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр балалар китапханәсенә экскурсиягә килделәр
Кече яшьтән үк китап укуга мәхәббәт уяту, белемле булуның әһәмиятен төшендерү максатыннан "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр район балалар китапханәсенә экскурсиягә килделәр. Кечкенәләр китапханә, аның тәртипләре белән таныштылар. Китапханәчеләр "Кояш кебек якты җырыбыз балачактан килә юлыбыз" дигән күргәзмәгә күзәтү ясадылар, якташ язучыбыз Вәсимә Хәйруллинаның кызыклы шигырьләре, табышмаклары белән кечкенәләрне таныштырдылар. Балалар...
-
Иске Минзәләбашта Әниләр көненә багышланган кичә узды
Бүген Иске Минзәләбаш авылы мәдәният йортында авыл китапханәчесе һәм мәдәният хезмәткәрләре оештыруында "Асыльяр" клубына йөрүчеләр белән Әниләр көненә багышлап "Бар күңелләрдән җылы әни күңеле" исемендә әдәби кичә үткәрелде. Кичә аналар күңеле шикелле җылы, йомшак, матур хисләргә бай булды: чарада катнашучылар әниләргә багышланган китаплар белән таныштылар, газиз кешеләребезгә багышланган шигырьләр, җырлар...
-
Районның атна шәхесләре – Альберт Шәрипов һәм Илфат Солтанов
Рубрикабыз геройлары - яшәү рәвешләрен үрнәк итәрлек, тырыш хезмәтләре өчен республика, район җитәкчелегенең бүләкләренә лаек булган, төрле дәрәҗә бәйгеләрдә уңыш яулаган шәхесләр. Альберт Шәрипов Альберт Шәрипов 1983 нче елның 30 нчы июлендә Янурыс авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә ветеринария табибы белгечлеге ала. 2004 нче елның 1...
-
Мортыштамакта асылмалы басма ачылды
Күптән түгел Мортыштамак авылы аша үтүче Минзәлә елгасына ямь өстәп, асылмалы басма ачылды. Тантананы авыл китапханәсе мөдире Миләүшә Җәлилова башлап җибәрде. Бәйрәмдә Гөлназ Хөсәенова һәм Роберт Гәрәев чыгыш ясадылар. Бриллиант Зарипованың Мортамак турында шигыре, Дамир Гарифуллин һәм Эдуард Латыйпов язган җырлар яңгырады. Асылмалы басма ачылу турында газетабызның алдагы саннарыннан укыгыз.
-
Районда "Күп әҗәтле шәхси эшмәкәрләрдән әҗәт җыеп алу айлыгы" башланды
Татарстан Республикасы пенсия фонды булекчәсе Россия суд приставлары хезмәтенең Татарстан булекчәсе белән берлектә 24 ноябрьдән 24 декабрьгә кадәр «Күп әҗәтле шәхси эшмәкәрләрдән әҗәт җыеп алу айлыгы» игълан итте. Бүгенге көндә Татарстан буенча Пенсия фондына иминият взнослары буенча 41 мең эшмәкәрнең 1,7 млрд. сум, район буенча 277 эшмәкәрнең 10,9 млн. сум...