25 апрель 2014 яңалыклары
-
Җәлилдә "Китапка икенче сулыш бир" акциясе игълан ителде
Җәлил китапханәсенең балалар бүлегендә "Китапка икенче сулыш бир" исемендә акция игълан ителде. Акцияда кече һәм урта яштәге укучылар актив катнашты. Алар китапханәчеләр, сәнгать мәктәбе укытучылары, эти-әниләр ярдәмендә тузган, ертылган, иске китапларны төзекләделәр, матур итеп яңа тышлыклар ясадылар. Акция апрель азагына кадәр дәвам итә.
-
"Кояшкай" балалар бакчасы – һәрвакытта да беренче
"Кояшкай" балалар бакчасы һәрвакытта да алдынгы булырга тырышалар. Аның коллективы, балаларга тәрбия бирүдән тыш, барлык чараларда да актив катнаша. Балалар безгә кунакка киләләр, үзләре дә еш чакыралар. Менә хәзер дә алар беренче булып безнең чакыруга колак салдылар һәм безгә өмәдән фото җибәрделәр. Санитар икеайлык кысаларында алар Сарманнның үзәк урамнарын ямьләндерүгә...
-
Иске Минзәләбаш "Гөлчәчәк" ясле-балалар бакчасында әкият көне узды
25 апрельдә Иске Минзәләбаш мәдәният хезмәткәрләре, китапханәче Айзирәк Гарифуллина тарафыннан "Гөлчәчәк" ясле-балалар бакчасында, бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көненә багышлап, "Апрель булып җиргә Тукай кайта" дип исемләнгән әкият көне уздырылды. Балаларга Тукайның төрле китапларыннан әкиятләр укылды, мультфильмнар күрсәтелде. Иртәне китапханәче Айзирәк Гарифуллина алып барды.
-
"Кояшкай"да "Карга боткасы" бәйрәме узды
Район үзәгендәге "Кояшкай" балалар бакчасында "Карга боткасы" бәйрәме үтте. Бакчаның зурлар төркеме балалары, тәрбияче апалары Фәнисә Гыйләҗева, Чәчкә Галиева, Ильмира Садыйкова һәм музыка җитәкчесе Ләйсән Абдуллина белән берлектә, бик матур, эчтәлекле җырлы-биюле композиция әзерләгән иде. Алар шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, биеделәр. Бу көнне "карга" боткасы да пеште. Соңыннан аны бергәләп...
-
Сарман кызы Рузилә Бәдертдинова "Созвездие-Йолдызлык"та җиңде
Казанда "Созвездие-Йолдызлык" 14 нче ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале тәмамланды. Гала-концерт "Пирамида" комплексында узды. Анда 960 иң яхшы вокалистлар, биючеләр һәм конферансьелар чыгыш ясадылар. Анда Сарман районының "яшь йолдызчыклары" да катнаштылар. "Умырзая" бию коллективы "Хореография" номинациясендә фестивальнең икенче премиясе лауреаты исеме алды. Кызлар арасында урта төркемдә "Вокал-соло" номинациясендә...
-
Сарманлыларны Илдус Нәфыйков кабул итәчәк
29 апрельдә Татарстан Республикасы прокуроры юстиция өлкән советнигы Илдус Нәфыйков гражданнарны кабул итәчәк. Җәлил бистәсендә аңа 9:00 сәгатьтән 10:30 сәгатькә кадәр (бистә советы бинасы - Әхмәдиев урамы, 26нчы йорт), Сарманда 11:00 сәгатьтән 12:30 сәгатьткәчә (прокуратура бинасы -Терешкова урамы, 13 нче йорт) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 2-41-67 телефоны буенча алдан язылырга була....
-
Сарман аграр көллияте белдеклеләре "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уенында җиңделәр
Сарман аграр көллиятендә "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль уенының чираттагы утырышы узды. Ул рус әдәбиятының 60-80 еллар поэзиясенә багышланды. Клуб җитәкчесе Резидә Сәфәргалина һәм уенны алып баручы - рус теле һәм әдәбияты укытучысы Асия Хәбибуллина бай эчтәлекле кичә әзерләгәннәр. Сәхнә бизәлеше, фон өчен куелган салмак музыка, уен барышында яңгыраган җырлар, укылган...
-
Сарманда Чернобыль ликвидаторлары һәм анда катнашучыларның тол хатыннары белән очрашу узды
Бүген "Сарман" ресторанында Халыкара радиацион аварияләр нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларны һәм аларда зыян күрүчеләрне искә алу көне узды. Очрашуга Чернобыль ликвидаторлары һәм анда катнашучыларның тол хатыннары килделәр. Алар алдында район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова һәм республика Хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлек начальнигы Дашгын Гасанов чыгыш ясадылар....
-
"Сарман" газетасын электрон гаджетлар алыштыра алмый
Хәзерге төрле алга киткән техника заманында күп кенә яшьләр кәгазь вариантта газета-журналларны бик укымыйлар. Аларның да төрлесе бар инде, тик гомуми тенденция менә шундый көенечле. Ә безнең шуны әйтәсебез килә: бернәрсә дә кәгазь варианттагы газетаны алыштыра алмый. Видеоязманы карагыз - үзегез ышанырсыз.
-
Сарман волонтерлары Георгий тасмалары таратачаклар
Россиядә Җиңү көненә багышланган "Георгий тасмасы" акциясе старт алды. Патриотлык һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу символы булган бу тасмаларны волонтерлар таратачак. Акция Җиңү көненәчә дәвам итәчәк. "Татар-информ" агентлыгы хәбәр иткәнчә, "Казан текстиле" фабрикасы бер миллион метрдан артык тасма җитештергән, аның 200 мең метры республика предприятиеләре һәм оешмаларына...