24 сентябрь 2018 яңалыклары
-
Укытучылар балаларның өенә барып, суыткычларын тикшерәчәк
Пермь краенда укытучыларга балаларның өйләренә барып, суыткычларын тикшерүне йөкләгәннәр. Моннан тыш, алар укучыларның социаль челтәрләрдәге тормышы белән дә кызыксынырга тиеш икән. Әти-әниләргә исә акчага репетитор ялларга гына түгел, суыткыч тутырырга да туры килмәгәе.
-
Ык буенда ял иткән Минзәлә егетләреннән көл генә калган
Крәш Шуран авылы янында "Лада-Приора" машинасына ут капкан
-
Рангазар авылында “ Кыр чишмәсе” ачылды
22 сентябрьдә Рангазар авылында чишмә ачылды.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда гериатрия хезмәте оештырырга тәкъдим итте
Республикада олы яшьтәге кешеләрнең авыруларын дәвалаучы медицина үзәге кирәклеген Президент үзенең еллык Юлламасында әйтте.
-
Рөстәм Миңнеханов: Җир эшләргә тиеш
Файдаланылмаган җирләрне хуҗалык әйләнешенә җәлеп итәргә кирәк, диде Татарстан Президенты.
-
Рөстәм Миңнеханов: Быел юл тармагына 25,5 миллиард сум акча бирелде
ТР Президенты фикеренчә, социаль программаларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, Татарстанда тормыш сыйфаты яхшыра.
-
2019 ел Татарстанда Эшче һөнәрләр елы булачак
Татарстан Президенты республика парламентына еллык Юллама белән чыгыш ясый.
-
Миләүшә Айтуганова Элвин Грей һәм Фирдүс Тямаевка "Әйдәгез, бер яхшы эш эшлик” дигән
Элвин Грей, Фирдүс Тямаев, “Зө-ләй-лә” кызлары һәм башка эстрада артистлары катнашында беренче татар мюзиклы төшерелә. Казан халыкара мөселман кинофестиваленең “Казан премьералары” программасы кысаларында “Әпипә” мюзиклы тәкъдим ителде. Фильмның продюсеры – Миләүшә Айтуганова. Режиссеры – Илшат Рәхимбай.
-
Көнбагыш йөрәкне ныгыта
Көнсаен 100 г көнбагыш төше ашау йөрәк-кан тамырлары системасы һәм бавыр авыруларыннан саклый. Ул авыр эштә эшләүчеләргә, спорт белән шөгыльләнүчеләргә файдалы.
-
2018 елның алты аенда Үзбәкстаннан килгән 10 мең кеше Россия гражданлыгы алган
Агымдагы елның гыйнвар-июнь айларында 2,2 миллионнан артык Үзбәкстан гражданы миграция теркәлүе узарга куелган.
-
Зур Нөркәйдә башлангыч сыйныф укучыларына мәдәни көндәлекләр тапшырдылар
19 нчы сентябрьдә Зур Нөркәй урта мәктәбенең башлангыч класс укучыларына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәгъдим ителгән “Укучының мәдәни көндәлеге” тапшырылды.
-
Казан укытучыларына әти-әниләр белән мессенджерлар ярдәмендә аралашмаска тәкъдим иттеләр
Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов шундый тәкъдим белән чыкты.
-
Дүсемгә бакча карачкылары килгән
Дүсем авылының Совет урамында "Их, бигрәк тәмле бәрәңге" дип аталган урам бәйрәме бик күңелле узды.