Укытучылар балаларның өенә барып, суыткычларын тикшерәчәк
Пермь краенда укытучыларга балаларның өйләренә барып, суыткычларын тикшерүне йөкләгәннәр. Моннан тыш, алар укучыларның социаль челтәрләрдәге тормышы белән дә кызыксынырга тиеш икән. Әти-әниләргә исә акчага репетитор ялларга гына түгел, суыткыч тутырырга да туры килмәгәе.
Болай зурдан кубуның сәбәбе дә бар. Июль аенда Пермь краенда Краснокамск шәһәрендә 14 яшьлек кыз баланың гомере өзелгән. Тикшерә башлагач, аның ач утырганы ачыклана. Юк, диета тотмаган ул, ашарга ризык булмаудан якты дөнья белән хушлашкан. Прокуратура бу эштә мәктәпнең дә, балигъ булмаган балалар белән эшләүчеләрнең дә, табибларның да гаебе бар дип тапкан. Соңгылары моңа диспансеризация үткәндә игътибар итмәгән. Укучының әтисе төрмәдә икәнен дә, әнисенең алты ел эшләмәвен дә белмәгәннәр. Мондый күңелсез вакыйгалар кабатланмасын өчен укытучыларга балаларның ашарга ризыгы бармы-юкмы икәнен тикшерергә туры киләчәк.
Аның каравы тәмле ашарга яраткан балаларны бәхет басачак. Шыгрым тулып торган суыткычны сөенә-сөенә ачачаклар. Казылык, сыр, йогырт, кәнфит ал, дип заказ бирәсе дә булмый. Суыткыч баерак булган саен әти-әнигә дә сүз булмаячак бит. Тик акчаны гына кайдан аласы?
Бу яңалыкны әти-әниләрнең күбесе хупламый. “Аш янына бәрәңге белән кәтлитен әзерлим. Сыр, колбаса булмаса, балалар: “Әни, ашарга бер әйбер дә юкмы әллә?” – диләр. Шуңа күрә суыткычыбыз һәрвакыт тулы. Вакытында ашатмасаң, ачтан үләрдәй булалар. Безнең өйдә – биш ир заты. Өчесе – малай. Укытучының суыткыч тикшереп йөрүенә каршы мин. Яхшы итеп белем бирсәләр, шул да җитә”, – ди Казанда яшәүче Гөлнара.
Шул ук вакытта өйгә килеп тикшерүне гадәти хәл дип кабул итүчеләр дә бар. “Безнең суыткычны болай да укытучылар тикшереп тора. Салып йөргәләгәч, улы ач йөрмиме икән, дип кызыксыналар. Шуңа күрә ит, балык кәтлитләре дисеңме, төрле салатлармы – суыткычта ниләр генә юк.
Баштарак, суыткыч эчендә, кем әйтмешли, тычкан ачтан үләрлек хәл иде. Баланы интернатка бирмәсеннәр дип бар теләгәнен ашатам. Минекен генә түгел, башкаларныкын да тикшерсеннәр. Мин бер дә каршы түгел”, – ди Татарстанның бер районында яшәүче Лениза.
Ашауда түгел хикмәт
Хәер, эш бит ризык һәм суыткычта гына түгел. Мөгаллимнәр шәкертләренең нинди шартларда яшәвен дә күреп-белеп торачак. Совет заманында укытучының өйдән-өйгә йөрү гадәте кире кайта, димәк. Тәкъдим кертүчеләр фикеренчә, укытучылар гаиләләр белән тыгыз элемтәдә торырга тиеш. Әле тагын ата-аналар җыелышында бирергә кыенсынган сорауларга да җавап табарга мөмкин.
– Мәктәпләрдә укытучылар болай да кәгазь эше күп булудан зарлана. Шул гына җитмәгән тагын? Ел башыннан болай да программалар төзеп, күпме вакыт үтә. Фәнни эш язган кебек бит ул. Галимнәр аны еллар буе яза. Укытучы дистәләп программаны бер айда ялт итеп төзи дә куя, – дип зарланучы мөгаллимнәр дә аз түгел.
– Бу – сирәк күренеш. Безнең ил әллә Европаны кабатлый башладымы? Һәрбер вакыйгадан соң эш күрсәтә башлыйлар. Ә укытучының гаиләгә барып, суыткыч актаруы – бу инде акылга сыймаслык хәл. Закон да кушмый моны. Ә укытучы өчен бу – бөтенләй түбәнлек, – ди Азнакай укытучысы Римма Тинбакова. – Мин, гомумән, бөтен нәрсәне дә укытучы җилкәсенә өйгәнне яратмыйм. Укытучының эше – укыту. Мәктәпләрдә әдәбият дәресләре күбрәк укытылса, балалар тәрбиялерәк булыр иде.
Авыл укытучысы болай да өйгә йөри
Газетабыз хәбәрчесе, 26 ел авыл мәктәбендә эшләп, өч сыйныф чыгарган Рәшит Фәтхрахмановтан авылдагы бүгенге вәзгыятьне белешергә булдык. “Августның соңгы көннәрендә сыйныф җитәкчеләренең балаларның өйләрендә булуы традициягә әйләнде. Баланың гаилә хәле турында сыйныф җитәкчесе дә, мәктәп администрациясе дә белергә тиеш, әлбәттә. Авыр хәлдәге гаиләдә тәрбияләнүче баланың өендә, телисеңме-теләмисеңме, еш булырга туры килә, – ди Рәшит әфәнде. – Читтән кайткан бер гаилә бар иде. Әтисе аерылган, әнисе дә эчә, әбисе дә эчә. Бервакыт әни кешене кайдадыр үтереп тә ташладылар. Кызның да тәртип ягы аксый. Дәрес калдырган, кемнәргәдер ияреп, юкка чыккан чаклары да булгалады. Мондый очракта укучы мәктәпкә килмәсә, шунда ук өенә чыгып китәсең инде. Бу сыйныф җитәкчесенең – үзе сайлаган язмышы. Шуңа күрә кайдадыр Россия мәктәбендә кыз бала ачтан үлгән икән, бу инде – укыту-тәрбия системасы эштән чыккан дигән сүз. Суыткыч тикшереп йөрү үк инде, билгеле, гадәттән тыш хәл. Бу – укытучы эше түгел. Ә социаль челтәрләрдә балалар үзләре дуслык тәкъдим итеп, үз дөньяларына тартып кертәләр иде. Бер чак бер кыз бала “ВКонтакте”да: “Үләсем килә”, – дип язып куйды. Минем инде мәктәптән китеп йөргән чак, сыйныф җитәкчесе дә түгел, бер классны укытырга гына кергәләп йөри идем. Шунда ук үз киңәшемне язып куйдым, бар классташлары минем сүзләргә кушылып, аны үгетләргә кереште. Җәйге каникул чоры иде. Хәлне директорга шалтыратып аңлаттым. Ул нинди чара күргәндер, әмма кыз тынычланды. Директорга әйткән өчен үпкәләп, миңа дәшми дә йөрде әле. Соңыннан елмаеп-көлешеп искә алдык ул хәлне. Шуңа күрә сыйныф җитәкчесе, педагог бала турында мөмкин кадәр күбрәк белергә тиеш дип саныйм. Бу – авыр эш, аның өчен түләнми дә диярлек. Тик класс аласың икән, тормышларын белеп тормыйча булмый. Хәзер инде элекке укучыларым ун елга бер тапкыр август ахырында җыелышып минем өйгә килеп китәләр. Социаль челтәрдә әле дә аларның хәле, гаиләләре белән танышып барам”.
Утыз сорауга – алтмыш җавап
Укытучыларның өйгә килеп йөрүе әти-әниләр белән укытучылар арасын да якынайтып җибәрер иде. Югыйсә соңгы вакытта мәктәп әти-әниләргә ирекне аз бирмәде. Нәрсә эшләсәң дә, әти-әни фикере белән исәпләшергә кирәк, диләр. Нәтиҗәдә сыйныф белән укытучы түгел, әти-әни идарә итә. “Ватсап” төркемнәрендә дә әти-әниләр бер сорауны утыз тапкыр сорый. Димәк, алтмыш җавап кайтарырга туры килә. Әти-әниләр гауга күтәрә башлаганда, әле аларны тынычландырасы да бар. Психологлар, балаларны түгел, башта әти-әнине тәрбияләргә кирәк, ди. Өйгә килеп хәл белешү укытучыга карата хөрмәтне арттырыр, әти-әниләргә телләрен тыярга да булышыр иде, бәлкем.
Фото:https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев