24 апрель 2014 яңалыклары
-
"Сарман" газетасы белән тагын бер конкурс башлана
Әйе, хөрмәтле газета укучылар, сезнең белән тагын бер конкурс оештырып алырга булдык әле. Монысы "Сарман"ны үзең белән ал!" дип атала . Кая алырга, дисезме? Отпусклар чорына керәбез, кемдер ял итәргә чит илгә китәр, кемнәрдер үзебездәге ял итү, сәламәтләндерү урыннарын сайлар. Кая барсагыз да, "безне" үзегез белән алыгыз әле. "Сарман" газетасы...
-
Районның 14 авыл җирлегендә референдум узачак
27 апрельдә районның 14 авыл җирлегендә үзара салым мәсьәләсе буенча референдум узачак. Һәрбер авыл җирлегендә аерым сораулар планлаштырылган. Калган авыл җирлекләрендә референдум июнь аенда булыр дип көтелә. Бу атнада узачак референдумнарда нинди җирле мәсьәләләр каралачагын таблицадан укый аласыз. Үзара салым акчалары нәрсәгә тотылачак? Авыл җирлеге Җирле мәсьәләләр Әлмәт авыл җирлеге...
-
Мортыштамак мәктәбендә "Агач утырту көне" акциясенә әзерләнәләр
23 апрельдә Мортыштамак мәктәбенең 3-4 сыйныф укучылары мәктәп директоры Фәнис Галиев җитәкчелегендә, укытучылары Гүзәлия Газизова белән, "Агач утырту көне" акциясендә катнашу өчен, мәктәп коллективы утырткан урманга барып, 150 төпкә якын яшь үсенте алып кайттылар. Алар бу агачларны авыл янындагы известьташ карьерына утыртачаклар. Үсентеләрне укучылар йорт янындагы бакчадан да алып киләләр....
-
Сарманда Призывниклар көне үтте
Бүген Сарман сәнгать мәктәбенең кафесында Призывниклар көне үткәрелде. Анда килгән егетләрнең күбесе кулларына армиягә чакыру кәгазе алганнар инде. Шулай ук анда егетләрнең әти-әниләре, әбиләре, сеңелләре, Әфган сугышы ветераннары Рафаэль Газизуллин, Әнәс Якупов, Сарман районы буенча ДОСААФ бүлеге начальнигы Фирдәвес Ганиев килгәннәр иде. Егетләр алдында, әти-әниләрдән, Әфган сугышы ветераннарыннан кала, республика...
-
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" яңа конкурс игълан итә
26 апрель - бөек шагыйрь, әдәби критик, публицист, җәмәгать эшлеклесе һәм тәрҗемәче Габдулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан авыл җирлекләрендә, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында әдәби кичәләр, шигырь бәйрәмнәре уздырыла. Хөрмәтле дуслар! Сез безгә sarmangazetam11@mail.ru электрон алресына Тукай бәйрәмнәреннән уңышлы дип тапкан фотоларыгызны һәм видеоязмаларыгызны җибәрә аласыз. Без алар арасында конкурс игълан...
-
Сарманга янәдән кыш килде
Без моның турында кичә хәбәр иткән идек, шуңа "кар кинәт яуды" дип әйтү бик дөрес тә булмас, тик беркем дә бит май ае җиткәндә карны көтмәгән иде. Әлбәттә, бу кар кыш айларында сыман озак тормас, тиз эреп бетәр, шулай да апрельдә кар явуы - көтелмәгән хәл. Өмәгә дип әзерләнгән җирдән...