24 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Ләкелеләрне районда туризм мәсьәләсе дә кызыксындыра
Ләкедә узган халык җыенында иң элек 2017 елда башкарылган эшләр һәм алда торган бурычлар турында доклад белән авыл җирлеге башлыгы Лилия Шәрипова чыкты. «Нөркәй» агрофирмасы директоры Вазыйх Гыльметдинов агрофирманың төп эш күрсәткечләре белән таныштырды. Полициянең участок инспекторы Ләззәт Хәсәнов үз чыгышында райондагы криминоген хәлгә тукталды, «Шәфкать» үзәге директоры Гөлнара Хуҗина...
-
Саклаубаш белән Иске Имәндә авыл җыеннары үтте
Бүген, 24 январь көнне, Саклаубаш һәм Иске Имән авыл җирлекләрендә халык җыеннары үтте. Аларда узган елда башкарылган эшләр хакында җирлек башлыклары Лилия Габидуллина һәм Раушания Исламова отчетлары тыңланды. "Туган як" һәм "Нөркәй" агрофирмалары вәкилләре Ирек Хәертдинов һәм Хәлил Шәйхразыев агрофирма эшчәнлекләре, узган елгы нәтиҗәләр белән таныштырдылар. Участок инспекторы Айрат Талипов...
-
Югары Чыршылы җирлегендә яшәүчеләр җыенда үзләрен борчыган мәсьәләләрне күтәрде
Бүген Югары Чыршылыда халык җыены булды. Анда муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, «Нөркәй» агрофирмасы директоры Вазыйх Гыйльметдинов, районның оешма-учреждениеләре җитәкчеләре катнаштылар. Авыл җирлеге башлыгы Илсур Камалетдинов узган елда җирлектә башкарылган эшләр турында хисап тотты, алга планнары белән уртаклашты. Вазыйх Гыйльметдинов агрофирма эшчәнлеге белән таныштырды. Полициянең участок инспекторы Раил Таҗетдинов, «Шәфкать»...
-
Сарманлыларга сарымсаклы балык рецептын тәкъдим итәбез
Сарымсаклы балык 1 кг балык 5-7 тырнак сарымсак 100 грамм су 1 аш кашыгы кукуруз оны тоз, борыч Чистартылган балыкны 6-8 см калынлыкта кисеп, һәр кисәккә 2-3 кыек кисем ясагыз, тоз, борыч сибегез. Табада үсемлек маен җиңелчә төтен чыгарлык итеп кыздырыгыз. Балык кисәкләрен онда әвәләп, әзер булганчы ике ягын да...
-
Татарстанда яшүсмерләр клубларын төзекләндерүгә 2018 елда 100 миллион сум акча бирелде
2015-2017 елларда Татарстанда яшүсмерләр клубларын капиталь төзекләндерүгә 300 миллион сум тотылды. (Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ", Диана Авакян). Татарстанда 2018 елда яшүсмерләр клубларын ремонтлауга 100 миллион сум бүленеп бирелде. Бу акчаларга 28 объект ремонтланачак. Республикада яшүсмерләр клубларына капиталь ремонт үткәрү программасы 2015 елдан тормышка ашырыла. Ике елда 86 объектка ремонт ясалган....
-
Район үзәк хастаханәсенең балалар тудыру йорты ябылмый
"Сарманда балалар тудыру йорты ябыла икән", - дигән сүзләр дөрескә чыкмады, ул эшләячәк. Район үзәк хастаханәсе баш табибының дәвалау эше буенча урынбасары Рәйханә Әхкәмованың хәбәр итүенчә, балалар тудыру йортына капиталь ремонт кергән. Анда тәрәзә, идәннәр алыштырылачак, канализация, электр хуҗалыгы, вентиляция һәм башкалар яңартылачак. Йөкле ханымнарга исә борчылырга урын юк -...
-
Икмәк валчыгы өчен чәнчеп үтергән
Түбән Кама суды иптәшен чәнчеп үтергән 67 яшьлек Иван Андроновка хөкем карары чыгарган, дип хәбәр итә "Эфир" телеканалы. Ир 13 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Ике ир дә спиртлы эчемлекләр кулланырга яраткан. Бервакыт бергә эчеп утырганда алар ызгыша башлаганнар. Андронов сүзләренә караганда, идәнгә ипи валчыгын койган өчен шешәдәшенең бик каты ачуы...
-
Иртәнге чәйләрегез тәмле булсын!
Чәйләрегез тәмле булсын, дуслар! Көне буена күтәренке кәеф, уңышлы көннәр, җылы аралашулар белән үтсен көннәрегез!