Ләкелеләрне районда туризм мәсьәләсе дә кызыксындыра
Ләкедә узган халык җыенында иң элек 2017 елда башкарылган эшләр һәм алда торган бурычлар турында доклад белән авыл җирлеге башлыгы Лилия Шәрипова чыкты. «Нөркәй» агрофирмасы директоры Вазыйх Гыльметдинов агрофирманың төп эш күрсәткечләре белән таныштырды. Полициянең участок инспекторы Ләззәт Хәсәнов үз чыгышында райондагы криминоген хәлгә тукталды, «Шәфкать» үзәге директоры Гөлнара Хуҗина...
Ләкедә узган халык җыенында иң элек 2017 елда башкарылган эшләр һәм алда торган бурычлар турында доклад белән авыл җирлеге башлыгы Лилия Шәрипова чыкты. «Нөркәй» агрофирмасы директоры Вазыйх Гыльметдинов агрофирманың төп эш күрсәткечләре белән таныштырды. Полициянең участок инспекторы Ләззәт Хәсәнов үз чыгышында райондагы криминоген хәлгә тукталды, «Шәфкать» үзәге директоры Гөлнара Хуҗина үзәктә күрсәтелә торган хезмәтләр белән таныштырды. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин чыгышы районның 2017 елдагы социаль-икътисади хәле турында иде. Халык үзен борчыган сорауларны бирде: авылда почта элемтәсе бүлекчәсе нигә ябылган, урамга таш салдырып булмасмы, Сарманның Бакыр базында туризм юнәлешендә ниләр эшләнә һ.б.
Бу турыда тулырак язманы газетаның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
Фотолар авторы - Илнур Сибгатуллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев